Логотип
Яңалыклар

«Энҗе бөртекләре» фестивале Мәскәүне шаулатачак!

«Ак калфак Мәскәү» региональ иҗтимагый оешмасы, Мәскәү шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге Габдулла Тукай исемендәге «Энҗе бөртекләре» балалар иҗаты фестиваленә чакыра.

Фестиваль 2026 елны Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елы итеп игълан итү һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырыла.

Фестиваль өч турда үтәчәк:
– 1нче юллама тур –  урыннарда 10 марттан 31 мартка кадәр узачак. Педагоглар һәм җитәкчеләр, тыңлаулар нәтиҗәләренә нигезләнеп, Фестивальнең икенче турында катнашу өчен балаларның аудио яки видео язмаларын («хореография» жанры) заявка итеп җибәрә.
– 2 нче сайлап алу туры – 1 апрельдән 12 апрельгә кадәр узачак.
Фестиаль жюрие аны онлайн режимда үткәрә.
– 3 нче йомгаклау туры – 13 апрельдән 25 апрельгә кадәр Татар мәдәни үзәгенең концертлар залында узачак.
– 26 апрельдә Татар мәдәни үзәгенең Концертлар залында узган Гала-концертта лауреатларны һәм дипломантларны бүләкләү тантанасы булачак.

Фестивалнең комитеты::
Татарстанның Атказанган мәдәният эшлеклесе Нәзифә Кәримова; 
 РФнең Атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова;
Татарстанның атказанган артисты Роза Хәбибуллина; 
Татарстанның Атказанган мәдәният эшлеклесе Зәмзәмия Сәхәбетдинова.

Конкурста катнашыр өчен (аудио йә видео (хореография жанры өчен) бөркетеп)түбәндәге электрон адреска  җибәрәсе:
ruhcenter@mail.ru, РОО «Ак калфак Москва», телефон – 8 926 225 28 16.

Фестиваль үзенең исемен Габдулла Тукайның балалар өчен чыгарылган беренче җыентыгы «Энҗе бөртекләре» исеменнән алган. Шагыйрь балаларны энҗе бөртекләренә тиңләгән, һәр баланың бай рухи дөньясын, талантын ачарга, моның өчен шартлар тудырырга кирәклеген әйткән. Балалар иҗаты фестивале Мәскәү шәһәрендәге яшь талантларны ачыклау, милли мәдәниятне популярлаштыру, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту юнәлешендә зур эш алып бара. 
Катнашучылар яшьләре буенча өч төркемгә бүленә:

  • беренче төркемдә – 5 – 9 яшьлекләр;
  • икенче төркемдә – 10 –13 яшьлекләр;
  • өченче төркемдә – 14 – 18 яшьлекләр.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә: вокал жанр, вокаль ансамбль, хореография, нәфис сүз, инструменталь жанр һәм Габдулла Тукай исеме белән бәйле әсәрләрне башкару.

«Энҗе бөртекләре» фестивале 1998 елдан бирле үткәрелә, анда Мәскәү төбәгендәге төрле иҗат коллективлары, төрле милләт балалары катнаша. Фестивальне оештыруга аның авторы, идеяләре белән илһамландырып торучы язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзифә Кәримова, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Роза Хәбибуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәмзәмия Сәхабетдинова үзләреннән зур өлеш кертә. Композиторлар Алмаз Монасыйпов, Сәйяр Хәбибуллин, Рәшит Гобәйдуллин, музыка белгече Асия Акалаева – алыштыргысыз жюри әгъзалары.

Фестивльдә катнашучыларның кайберләре үзләрен сәнгатьтә, шоу-бизнес дөньясында танытты, татар тамашачысына аларның исеме яхшы таныш. Россиянең атаклы баянчысы, танылган җырчы һәм композитор, баянчыларның һәм аккордеонистларның XVIII халыкара конкурсы, шулай ук «Кубок мира» лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Айдар Гайнуллин, Татарстанның атказанган артисты Илдар Сәлахов, Радик Яруллин, Рөстәм шәрәфетдинов, Камил Фәхретдинов, Розалия Каюмова, Рената Ильясова, Марат Яруллин, Айдар Сәлахов, Радик Ефремов һәм башкалар. Фестивальнең үз гимны бар – «Энҗе бөртекләре» җыры. Сүзләрен Нәзифә Кәримова, музыкасын Наилә Фатехова иҗат иткән.      

«Энҗе бөртекләре» җыры:  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар