Логотип
Яңалыклар

Эммануил ВИТОРГАН: «Бөтен кешегә дә: «Бала табыгыз!» – дип кычкырасым килә!»

XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең шәрәфле кунаклары – Россиянең халык артисты Эммануил ВИТОРГАН һәм аның хатыны Ирина Млодик (Виторган) бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән матбугат конференциясе уздырды. 
Аралашу өчен бүленгән бик кыска вакыт эчендә Эммануил Виторган менә нинди фикерләр әйтергә өлгерде:

*Нәтиҗәләр ясарга бервакытта да ашыкмагыз. Яшь чакта мондый ялгышны күп ясыйсың. Әмма еллар узгач, шушы ашыгуың аркасында бик күпне югалтканыңны аңлыйсың. 

* Кечкенә кызым барлыгын барыгыз да беләсез... Шундый зур яшәү теләге тудырды ул миндә! Бөтен кешегә дә: «Бала табыгыз!» – дип кычкырасым килә! Мондый рәхәт, мондый ләззәт башка юк! Синең тормышыңның бу кечкенә кызчыкта дәвам итәчәген белү – иң зур бәхет! 

*Мин бик күп нәрсәне аңлыйм, әмма бер кешенең икенче берәүнең язмышын хәл итүен – юк! 

* Уңай рольләрдән  гел баш тарта идем. Моны белеп, аңлап эшләдем. 

* Туган илем турында беркайчан начар сүз әйткәнем булмады. Туган ил һәм дәүләт – минем өчен икесе ике нәрсә. Безнең дәүләт халык өчен булдыра алганнан күпкә азрак эшли дип саныйм. 

* Бер-береңә дөресен әйтү кирәк. Бигрәк тә яшь буынга. 

* «Барысын да ничек өлгерәсез?» – дип еш сорыйлар. Өлгерә алмыйм! 

* Үземне формада тоту өчен нәрсә эшлимме? Берни дә эшләмим! Тәмам ялкауландым...

* Кечкенә кызым янында, аңа карап, тәүлекләр буе утыра алам. Вакыт узганын да сизмим... 

Белешмә өчен: Эммануил Гедеонович ВИТОРГАН 1939 елның 27 декабрендә Баку шәһәрендә туган. Сәхнәдә һәм экраннарда ул уйнаган барлык рольләрне санап чыга да мөмкин түгел... (Сүз уңаеннан, бу көннәрдә «Азербайджанфильм» аны туган шәһәренә яңа фильмдә төшәргә чакырган.) 
Өч бала әтисе. Күпләр аның турында сүз чыккач: «Собчакның кайнатасы», – дип тә искә төшерми калмый. Беренче ике никахында туган балалары – Ксения белән Максим инде олылылар. 
Ә менә өченче баласы – төпчек кызы Этель әле быел 26 февральдә генә дөньяга килде. Бу вакыт  Эммануил Виторганга – 78, ә аның өченче хатыны Ирина Млодикка 56 яшь иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар