Элвин Грей татар телен, традицияләрен, мәдәниятен пропагандалый - И.Гыйләҗев

"Мәдәният ул төрле булырга тиеш. Югары, интеллектуаль мәдәният барлык кеше өчен түгел", - диде Искәндәр Гыйләҗев "Татар-информ" хәбәрчесенә җырчы Элвин Грей - Радик Юлъякшин хакында фикерен белдереп.
"Безнең татар җәмгыятендә полюслар барлыкка килде: кемдер Элвин Грейны күккә күтәреп мактый, кемдер хурлый, пычракка батыра. Беләсезме, мәдәният ул төрле булырга тиеш. Югары, интеллектуаль мәдәният барлык кеше өчен түгел. Дәрдмәндне дә бөтен кеше аңлап бетерми, һәм бу - нормаль күренеш.
Андрей Вознесенский яки Борис Пастернакның шигырьләрен һәр рус кешесе дә аңлап бетермәскә мөмкин, гәрчә русча камил белсә дә, бу да - нормаль күренеш. Нормаль, урталыкта тора торган, киң әдәбият яки мәдәният бар. Шушы мәдәниятне ни дәрәҗәдә үзләштерегә теләве ул инде кешенең үзеннән тора", - дип саный Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе.
Бар “массовый” мәдәният, дип фикерен дәвам итте Искәндәр Гыйләҗев. "Алар бер-берсенә йогынты ясый һәм бер-берсе белән янәшә бара. Азмы-күпме һәрберсе милләтнең яки җәмгыятьнең үсешендә үз функциясен үти. Бары тик югары мәдәният кеә була алмый, яки бары тик “массовый” мәдәният кенә дә була алмый. Алар һәрберсе булырга тиеш. Шул вакытта гына ул - табигый күренеш. Мин моннан бер өч ел элек Интернетта, очраклы рәвештә, Радик Юлъякшин – Элвин Грейның кайбер клипларын карадым. Шулчак "менә бит, әллә ни катлаулы мелодияләр дә түгел, матур җәелеп киткән моңлы тавыш та түгел, ләкин егет үз урынын белеп, үз функциясен үти, молодец", - дип уйладым, - диде ул популяр җырчы хакында. - Ул бик күп кешегә ошый, нишләп без аны мактарга тиеш түгел", - ди җәмәгать эшлеклесе артист турында.
"Ул татар эстрадасында һәм хәзерге татар музыкасында үз урынын тапкан. Бәлки миңа бөтен нәрсә ошап бетмидер, ләкин, минемчә, ул - җкызык күренеш. Монда тагын бер нәрсәне әйтергә кирәк: Чаллыда бар бит әле бер рус кызы - Ирина Смелая, татарча акцент белән рэп сөйләде. Миңа бу стиль ошамый, ләкин интернетта кайвакыт карыйм. Ул үзен Татарка дип йөри, үзенең җырын сәхнәдә башкара, бөтен зал аңа кушылып татарча җырлый. Татарча нишләп алай булырга тиеш түгел әле? Элвин Грей Казанда нинди концертлар җыя! Анда татарлар гына бармый. Бу азмы-күпме татар телен, татар традициясен, татар мәдәниятен пропагандалау түгелме икән?! Рәхмәт әйтергә кирәк аңа, иҗат итсен рәхәтләнеп. Мин аны беркемгә каршы да куймыйм, беркем белән дә чагыштырмыйм. Үссен, яшәсен. Салаватның - үз урыны, Элвин Грейның - үз урыны. Аллага шөкер, алар бездә икесе дә бар".
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/27/151127/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.