Логотип
Яңалыклар

Елның соңгы көннәре 32 градус белән сыный!

Яңа ел алдыннан һава торышы нинди булачак?

Яңа ел алдыннан һава торышы нинди булачак? Яңа ел чыршысы, Яңа ел бүләкләре, Яңа ел табыны кебек үк бик мөһим бу! Юлга чыгарга җыенучылар бар... Бәйрәм алды ыгы-зыгысында да көннең нинди булуына карап киенәбез... Шунысын да әйтергә кирәк: чын кыш, кар көртләре, чана юллары тансык безгә!

Һәм сезне сөендерергә ашыгабыз: бу елның соңгы ике көнендә температураның төшүе көтелә. Бу хакта Татарстан Республикасы гидрометеоүзәге хәбәр итә. 29 декабрьдә төнлә һәм иртән термометр 16–21 градуска төшәчәк. Аяз һавада -25 булачак.

30 декабрьдә көндез бераз кар явачак. Терекөмеш баганасы төнлә 21–26 градус салкынлыкны күрсәтәчәк. Ә республиканың көнчыгыш районнарында салкынлык -32 градуска җитәчәк. Юлларда бозлавык саклана. Җылы киенеп йөрегез!

Яңа ел төнендә һәм елның беренче көнендә салкыннар чигенә: көн җылыначак!

Җил дә вакытында исеп, кар да вакытында яусын! Урамда чып-чын кыш булсын! Ап-ак карлар сөенеч китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар