Логотип
Яңалыклар

Эльмира Шәрифуллина – барыбызныкы да ул!


Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина иҗатын яратлар бездә. Кичә, ягъни 23
апрельдә Г.Камал театрында алма төшәр урын да юк иде! Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия
лауреаты Эльмира Шәрифуллинаның «Без – Тукайлы халык!» дип исемләнгән
юбилей кичәсе республикабызның мәдәният тормышында зур вакыйга, Казанда
олы бәйрәм буларак кабул ителде.
Ул үзе дә шигъриятебездә аерым урын алып тора. Таң чыгы кебек саф-нәфис
шигырьләре кызлар җыры булып йөрәкне җилкетә, яңгыр җиле булып
җаннарны сафландыра, зәңгәр эңгер булып хыял дөньясына күчерә... Балачак,
яшьлек эзләре сакланган Актаныш, Мөслим, Минзәлә яклары җылысы,
шагыйрәгә генә хас илаһи хисләр, хатын-кызның тирән кичерешләре,
зирәклеге, фәлсәфәсе бергә кушылып, Эльмира Шәрифуллина иҗатын
укучыларына тагын да якынайта, шундук күңелдә дә уелып кала. Менә шушы
халәт сәхнәдән тамашачыга да күчте. Ихлас котлаулар... Чәчәкләр... Затлы
кунаклар... Артистлар укыган шигырьләре... Шагыйрә сүзләренә язылган
җырлар...
Актаныш районы хакимияте башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов юбилярны
котларга «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле килгән. Ул шагыйрә
якташы турында җылы сүзләр әйтте, иҗатын югары бәяләде. Мөслимнәр өчен
дә Эльмира Шәрифуллина якташ, Ык төбәгенең үз кызы икән. (Симәк
авылында туган ул.) Мөслимнәр, чыгышларын җыр-биюләр белән бизәп,
шагыйрә апаларын тәмам үзләренеке итеп исбатлап кына өлгерде – сәхнәгә
шаулап-гөрләп Зөбәерләр чыкты. Шагыйрәнең чып-чын авылдашлары,
җырчылар Лилия Муллагалиева, Илгизәр Исламовлар... «Эльмира апа –
безнеке! Берәүгә дә бирмибез!» – диләр. Мәктәп директоры Мөхәммәт абый
Шәрифуллинга заманында гаиләсе белән якын-тирә авылларга күчеп китеп тә
эшләргә туры килгән, шуңа һәркайсы үзенә тарткалый икән Эльмираны.
Ә Минзәләләр әнә... «безнеке дә ул Эльмира апа!» – дип, юбилярның Минзәлә
педучилищесында укыган елларын, шул чорда иҗат итә башлавын искә
төшерәләр. Студент кыз Эльмира «Ямьле безнең Минзәләбез» дигән шигырь
яза, композитор Әнвәр Бакиров аны көйгә сала. Минзәлә гимны булып
яңгырардай җыр туа.
Шагыйрәне үзенеке итеп «дәгъвалаучы» тагын бер төбәк бар икән әле: Яшел
Үзән! «Эльмира – безнең килен!» – диләр. Вакытсыз арабыздан киткән ире,
талантлы язучы Фаил Шәфигуллинны искә алалар. Кызлары Раушания белән
Резеда, оныклары сәхнәгә чыга.
...Шагыйрә, язучы, журналист, педагог, укытучы (соңгы елларда Казан
педагогика көллиятендә дә укыта) Эльмира Шәрифуллинаның иҗаты да,
тормышы да матур, вакыйгаларга бай. Сәхнәгә күтәрелгән һәркем аның
киңкырлы дөньясын үзенчә ача, үзенчә тасвирлый.
Эльмира Шәрифуллина – безнеке, барыбызныкы да ул!..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар