Инде менә ике дистә ел буена һәр елны уздырылып килеп, матур бер традициягә әверелгән бу конкурсның максаты республикабызның социаль-икътисади үсешенә, яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга, мәдәниятны һәм рухи өлкәне үстерүгә зур өлеш керткән хатын-кызларны барлау һәм аларны күрсәтү.
Быелгы конкурста катнашучылар гаризаларны «Хатын-кыз – ана», «Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият», «Хатын-кыз – галим», «Һөнәрем – язмышым», «Хатын-кыз – лидер», «Хатын-кыз – бизнес-леди», «Өченче буын хатын-кызы», «Хатын-кыз – ел үрнәге» номинацияләре өчен бирә ала. Конкурста ир-атлар өчен дә ике номинация бар: «Ир-ат – лидер» һәм «Ир-ат – мәрхәмәтле йөрәк иясе».
Гадәттәгечә, конкурс 3 этапта уза.
Муниципаль тур 2025 елның 20 октябреннән 30 ноябренә кадәр барачак.
Зона туры – 2025 елның 1 декабреннән 2026 елның 10 февраленә кадәр дәвам итә.
Конкурсның финалы исә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме көннәрендә Казанда узачак.
Конкурста катнашу өчен анкета тутырырга, үзең турында видеоролик әзерләргә һәм аны «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасының үзең яшәгән муниципаль берәмлектәге бүлегенә электрон почта аша җибәрергә кирәк. Материаллар 2025 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк