Логотип
Яңалыклар

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» – иң лаеклыларны сайлау дәвам итә

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең 2025 – 2026 ел зона турлары җиде районга бүленгән. Финалистлар белән янәдән Казанда очрашу көтелә. Ә шушы көннәрдә, ягъни 4 февральдә конкурс Яр Чаллы шәһәрендә узды. Тукай районы, Алабуга, Чаллы зонасы конкурсантлары белән таныштык. Көн дәвамында «КАМАЗ» мәдәният үзәге гөрләп торды, сәхнәдә 31 кешенең язмышы, хезмәт юлы, ирешкән уңышлары һәм җыр, биюләр яңгырады. Катнашучылар жюри әгъзаларын көлдерделәр дә, елаттылар да.

Соклану катыш гаҗәпләнү хисләре уята торган кешеләрнең барлыгы, аларның игелекле гамәлләре, үзләренең тыйнаклыгы бик җылы, якты эмоцияләр уята. Чаллы зонасында катнашучыларның барысы да финалга үтүе, җиңүчеләр дип танылуы да бәйгенең күркәмлегенә, катнашучыларның иң-иңнәре сайлануына дәлил булып тора. 

Тукай районыннан 8 бала анасы Татьяна Клименко, Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына матди ярдәм күрсәтүче, хәрби хәрәкәтләр барган җиргә, алгы сызыкларга кадәр барып җиткән Елена Зарубина батырлыгы яки 50 елдан артык гомерен медицинага багышлаган, Әфган сугышына үз теләге белән киткән, хәрби хәрәкәтләр ветераны Лилия ханым Галиева турында романнар язарга, кинолар төшерергә мөмкин. 

Конкурста катнашучыларның һәркайсының тормышында әдәби әсәрләр тудырырлык мисаллар, тетрәндергеч һәм горурлык хисләре, патриотик хисләр уята торган вакыйгалар бар. Безнең хатын-кызларыбыз җитәкчелек эшендә дә сынатмыйлар, бизнесны да үстерәләр. «КАМАЗ» заводында 45 ел эшләгән Валентина Березникова булсынмы, картон-кәгазь комбинатында 25 ел хезмәт иткән Галина Мамонтованың мисалын алыйкмы, галим Ирина Фролованың хезмәтләренә тукталыйкмы, берсе дә игътибарсыз калдыра торган түгел, һәркайсы турында аерым язарлык. 

Җыр-сәнгать өлкәсенә 40 елдан артык гомерен багышлаган, Чаллының «Эврика» шәһәр мәдәният үзәге солисты, Татарстанның атказанган артисты, Гөлдания Хәйруллина чыгышы да тәэсирле булды.

Бәйгедә катнашучы ир-егетләр, алар өчен җан атып килгән, теләктәш, терәк булып торган дуслары да сокландырды. Безнең халыкның уңганлыгын, бердәмлеген, ватанпәрвәрлеген күрсәтер өчен дә кирәк мондый бәйгеләр. Конкурсантларның илебез өчен, тынычлык, иминлек, исәнлек өчен дип янып торулары, барысының да махсус хәрби операциягә, анда катнашкан хәрбиләргә ярдәм итүләре, бу эшне оештыруда, үстерүдә керткән өлешләре чынлап та зур игътибарга лаек. 

Бәйгедә районнарның иң күркәм вәкилләре катнашты дисәк тә, без журналистлар беләбез, сәхнә түренә чыгарырлык асыл затларыбыз да, олы һөрәкле ир-егетләребез дә бар әле. Шуңа күрә мондый бәйгеләр кирәк. 

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар