Логотип
Яңалыклар

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе: сәхнәдә – Түбән Кама

Түбән Кама шәһәрендә «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесенең чираттагы зона туры узды.

«Адымнар – Түбән Кама» полилингваль белем бирү комплексында узды ул. Мәктәпнең актлар залы бәйгедә катнашучыларның җанатарлары белән тулы иде. 

Сәхнәдән тагын бер кат ассызыклап уздылар: «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесе матурлык бәйгесе түгел. Бу конкурста җыр-бию осталыгы гына бәяләнми.  Әйе, ул күпмедер өстәмә баллар өстәргә мөмкин, әмма беренче чиратта бәйгедә катнашучының эшчәнлегенә бәя бирелә монда. Сәхнәгә чыккан һәркем артында бер язмыш, бер тарих. 

Конкурста катнашучыларның бик нык әзерлекле булулары белән аерылып торды Түбән Кама зонасы. Гадәттә, бу зонада катнашучылар күп булмый, чөнки анда Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре генә чыгыш ясый. 

Ундүрт катнашучының һәркайсы үз номинациясендә җиңүче дип табылды.
Менә алар: 

«Хатын-кыз –  әни» номинациясендә
Назирә Менебаева

«Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият» номинациясендә: 
Гүзәл Шәмәрданова

«Хатын-кыз– лидер» номинациясендә:
Лидия Жаркова 
Гөлназ Арсланова 
Елена Перова 

«Олы йөрәкле ир-ат» номинациясендә:
Алексей Макаров 

«Ир-ат – лидер» номинациясендә:
Илнар Абукаев
Рафаэль Кудаяров

«Өлкән буын героинясы» номинациясендә: 
Роза Морозова

«Һөнәрем – язмышым»  номинациясендә: 
Диләрә Ягъфәрова 
Алина Ганиева 

«Хатын-кыз – бизнес-леди» номинациясендә:
Алсу Габбасова 

«Хатын-кыз – ел үрнәге» номинациясендә: 
Марина Кирпичонок
Лариса Нуриева 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар