Логотип
Яңалыклар

Чыршы-чыршыкай

Чыршы-чыршыкайны ел буе сагынып көтәбез дә чүплеккә чыгарып ташлыйбыз. Ләкин без сезне, 13 гыйнвардан башлап, Яңа елда ямь биреп торган тере чыршыларны эшкәртүгә тапшырырга чакырабыз. Акция ай ахырына кадәр узачак.

Агачларны Казанда түбәндәге кабул итү пунктларына тапшырырга мөмкин:

 

  • Авиатөзелеш районы – Копылов урамы, 1 Б («Лента» гипермаркеты) һәм Ленинград урамы, 27 («Бәхетле» кибете);
  • Вахитов районы – Чехов урамы, 2 (Чехов базары);
  • Киров районы – Краснококшайская урамы, 150/5 (Җиләк бистәсе);
  • Мәскәү районы – Шамил Усманов урамы, 1 (Мәскәү базары) һәм Васильченко урамы, 6 («ПЖКХ» ИКнең җыю ноктасы, иртәнге 7 дән кичке 7 гә кадәр эшли);
  • Яңа Савин районы – Адоратский урамы, 21 А, к. 2 («Лента» гипермаркеты);
  • Идел буе районы – Рихард Зорге урамы, 75 һәм Фучик урамы, 64, к. 1 йортлары алдында;
  • Совет районы  – Разведчик Әхмәров урамы, 7 (Арт Үзәк), Аббасов урамы, 3 нче һәм 8 нче йортлар арасында («Яз» торак комплексы), Себер тракты, 13 (SPAR каршында), Зәкиев урамы, 10 («Лента» гипермаркеты).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар