Логотип
Яңалыклар

​ЧИКСЕЗ МӨМКИНЛЕКЛЕ БАЛАЛАР

«Кулга кул тотынышыйк, дуслар!» «Әкият» балалар үзәгендә әнә шундый концерт булды. Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты иде ул. Гаҗәеп тамаша, чын бәйрәм, шатлыклар балкышы булды ул! Проектның оештыру командасы да, әнә нәрсә ди: «Әлеге фестиваль мөмкинлекләре чикләнгәннәрнеке түгел, киресенчә, чиксез мөмкинлекле балаларныкы!»  Фестивальнең «Хәтер китабы»н гына актарып чык, катнашучылар нинди генә рәхәт мизгелләрне искә төшермәгәннәр, язмышларын тамырдан үзгәртерлек фестиальгә нинди генә рәхмәт сүзләре язмаганнар!
2008 елда оешкан әлеге проект ел саен яңадан-яңа талантлар ача, интернатларда тәрбияләнүче талантлы балалар һәрдаим профессионаллар ярдәмен тоя. Быел, мәсәлән, сайлап алу турында 600 ләп бала катнашкан. Казаннан – 11, Саба, Нурлат, Лаеш, Арча, Питрәч, Түбән Кама, Алабуга, Чистай районнарыннан фестивальгә 150 гә якын кеше килгән. Күбесе – балалар йортларыннан, интернатлардан. Һәм аларга фестиваль ничек кенә булыша әле! 
«Фестивальдә катнашучы балалар – гениаль балалар, – ди Совет районы мәдәният бүлеге начальнигы Талия Әхмәтшина. – Бу фестиваль аларны тагын да үстерә. Ике кулсыз Алексей Романов ике ел элек фортепианода уйнап чыгыш ясаган иде. Таң калдырды! Аны шундук Рөстәм Абязовның La primavera оркестрына тәкъдим иттеләр. Һәм Алексей күптән түгел менә Финляндиядән гастрольләрдән кайтты. Танырлык түгел егетне: үзенә ышанычы арткан, алга омтылыш сизелә».
Быел гына чыккан «Мелодия в тишине» шигырьләр җыентыгы да физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар иҗатыннан тора. Алар әлеге фестиваль концертында да үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыйлар. Һәм 9 ел дәвамында Казан шәһәренең Совет районы депутатлар корпусы шушы игелекле эш белән шөгыльләнә: ул фестивальнең оештыручысы да, спонсоры да.
«Фестиваль иҗат кешеләрен генә түгел, шул иҗатны үстерергә теләүчеләрне дә берләштерә», – ди Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева исә талантлы балалар белән шөгыльләнүче укытучыларга, тәрбиячеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар