Логотип
Яңалыклар

Чаллы театры Казанга сихерче алып килә

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры үзенең 35 нче сезонын башлап җибәрер алдыннан журналистлар белән очрашып, иҗади планнары белән уртаклашты.


Театрның сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры Олег Кинҗәгулов быелгы сезонда Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 нче ел балалары» спектаклен чыгарырга ниятләве турында хәбәр итте. Режиссер әйтүенчә, әлеге әсәрдә сугыш темасы да, шул ук вакытта «яшәү һәм үз бурычларыңны үтәү» дигән фәлсәфи темага уйланулар да бар. «Бүгенге көнгә туры килә торган әсәр», – диде ул. 


 Чаллылар сезоннарын гастрольләр белән башлап җибәрә. Сентябрь уртасында Казанда Камал театры сәхнәсендә үз спектакльләрен күрсәтәчәкләр. 
–Казан тамашачысына өч спектакль алып киләбез, – диде театрның әдәби бүлеге җитәкчесе Айгөл Әхмәдуллина. Узган сезонда куйган премьерабыз – Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» спектакле. Безнең «Ак калфак» башкаларныкыннан аерыла. Режиссерыбыз Хәмдияне яңа яктан ачты. Икенче спектаклебез – татар театры дөньясында әйдәп баручы драматург Илгиз Зәйнинең «Бөке» комедиясе. Әсәр абсурдка корылган. Спектакль сәхнә бизәлешеннән үк үзенчәлекле. Без кая барабыз дигән сорауга җавап эзләнә. Спектакльдә башкарылган җырлар хит булып китәргә дә мөмкин әле. Өченче спектаклебез – Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче»се. Ул безнең театрның иң югары кимәлдә эшләнгән спектакле, тамашачыларны магнит кебек үзенә тартып тора. 


Казанда гастрольләреннән соң Чаллы театры Мәскәүгә юл тотачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар