Логотип
Яңалыклар

​Бәйгедә катнашырга чакырабыз

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коммерция булмаган оемаларны Татарстан Министрлар  Кабинеты грантын алу өчен бәйгедә катнашырга чакыра. Проектлар социаль яктан әһәмиятле, кызыклы булырга тиеш.

2010 елдан бирле бу бәйгегә 928 проект тәкъдим ителгән. 344 проектта катнашучылар җиңүче дип танылган. Моңа 48 миллион сум акча бүлек бирелгән. Шунысын да әйтик, былтыр 23 муниципаль район әлеге бәйгедә катнашмаган. Министр активрак булырга чакырды.

Бәйгедә катнашу өчен документлар 19 апрельгә чаклы кабул ителәчәк. Һәм ул түбәдәге номинацияләр буенча үткәреләчәк:

    1. «Гражданлык җәмгыяте институтын һәм җәмәгатьчелек үзидарәләрен үстерү, гражданнарның хокукларын яклау».
    2. «Белем, яшьләргә гражданлык-патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында негатив күренешләрне кисәтү».
    3. «Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту».
    4. «Гаиләне, балаларны һәм аналарны яклау, инвалидларны һәм ветераннарны яклау, социаль хезмәт күрсәтү».
    5. «Экология һәм тирә-як мохитны саклау».

Документларны теркәү һәм кабул итү түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Волгоградская урамы, 47 йорт, Татарстан Республикасының Хезмәтне, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар