Логотип
Яңалыклар

Быелгы Тукай премиясе лауреатлары билгеле

2021 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаеклылар исемлеге билгеле.

2021 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаеклылар исемлеге билгеле. Быел Республикабызның әлеге мәртәбәле бүләге язучы Факил Сафинга («Саташып аткан таң» трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен), татар театр сәнгатенә керткән зур өлеше өчен актриса Дания Нуруллинага, рәссам Григорий Эйдиновка (Татарстанда графика һәм китапларны бизәү сәнгатенә керткән зур өлеше өчен) тапшырылачак. 

Исегездә булса, 2021 елда Тукай премиясенз 9 кеше гариза тапшырган иде – 

«Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен – Факил Сафин;
«Кояшны кочкан малай», Җил көймәсе», «Әкиятче малай» китаплары өчен – Ләбиб Лерон;
«Казан-йорт», «Олуг Мөхәммәд», «Бибимәмдүдә абыстай» тарихи романнары өчен – Марат Әмирханов;
Милли сәнгать өлкәсендәге күпьеллык хезмәте һәм аерым алганда «Микулай» пьесасы өчен – Мансур Гыйләҗев;
Татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен – Дания Нуруллина;
«Туган як моңнары» картиналары сериясе өчен Мәдияр Хаҗиев;
Татарстанның архитектура мәдәниятенә керткән өлеше өчен – Фирдәвес Ханов;
Графика сәнгатенә керткән өлеше өчен – Григорий Эйдинов;
Габдулла Тукай иҗатына һәм татар халкы тарихына багышланган эшләре өчен – Рушан Шәмсетдинов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар