Логотип
Яңалыклар

Бүләккә – үлем

2026 елның ике ай ярым вакыт эчендә генә дә Татарстанда 463 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 581 кеше зыян күргән, 57 кеше дөнья белән бәхилләшкән. Мондый трагедияләрнең төп сәбәбе – тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу һәм җәүлеләрне бәрдерү.

Әле менә 15 мартта гына да КАМАЗ шоферы борылыш ясаган вакытта каршы як полосадан килүче Киа автомобиленә юл бирми һәм шуның аркасында җиңел машина белән йөк машинасы бәрелешә. Кызганыч, җиңел машинаның 38 яшьлек йөртүчесе шунда ук җан бирә. Югыйсә бу урында тизлекне  киметергә кушкан юл билгесе дә куелган була, тик һәлак булган шофер ул билгеләрне игътибарсыз калдыра. Юл йөрү кагыйдәләрен саклау аның үз гомерен дә саклаган булыр иде дә бит... 

2 февраль көнне дә Аксубай районында япь-яшь кешенең гомере өзелүгә китергән аяныч хәл була. Лада автомобиленең шоферы бу урында тиешле тизлекне сакламый һәм юлдан барган җәяүлене бәрдерә. Анысының исә киемендә утны чагылдыра торган бер генә тамга да булмый. Ә караңгы вакытта юл читеннән барганда киемдә утны чагылдыра торган элемент булырга тиеш, чөнки караңгы вакыт һәм караңгы төстәге кием бу очракта җәяүлегә каршы эшли – машина йөртүчеләр аны килеп җитми торып күрми. 

Иң-иң үкенечлесе – сабый балалар үлеме. Шушы елның ике аенда гына да балалар катнашкан 40 юл һәлакәте булган, бер бала үлгән, 45 бала имгәнгән. Әле яши генә башлаган гомерләрнең болай үкенечле өзелүендә олылар гаепле. Шул ук 2 февраль көнне Мамадыш районында Renault автомобиленең 1994 елгы йөртүчесе хәвефсез тизлекне һәм хәвефсез аралыкны сакламавы аркасында алдарак туктап торган йөк машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, җиңел машинадагы ике айлык сабый бала һәлак була. 
«Кайбер әти-әниләр бала автокреслосын штраф түләмәс өчен генә кирәкле әйбер дип саный. Ә юл-транспорт һәлакәтләренең статистикасы олыларның гап-гади юл кагыйдәләрен сакламавы аркасында балаларның җитди зыян күрүен күрсәтә. Бала автокреслосы – штрафтан качу чарасы түгел, ә баланың гомерен чын-чынлап саклау чарасы», –  ди Татарстан Республикасының ГАИ идарәсе башлыгы Рөстәм Гарипов. Быелның ике аенда гына да балаларны машинада тиешенчә йөртмәгән өчен 1500 кешегә штраф салганнар. 

Хәзер менә яз җитте, тиздән җәй дә килеп җитәр. Җылы вакытта тагын бер хәтәрлек пәйда була – юлларга балалар идарә иткән мототехника, питбайклар, квадроцикллар, мотоцикллар чыга. Ә бит болар – балалар уенчыгы түгел, аны йөртә белгән әзерлекле олылар өчен җитештерелгән техника. Балаларның мототехника белән идарә итәргә утыруы да ниндидер бер абстракт хәтәрлек кенә түгел, ә  аның гомерен чын-чынлап куркыныч астына кую. Юллардагы кар әле эреп тә бетмәде, ә бала идарә иткән питбайк катнашында бер юл һәлакәте булырга да өлгергән инде. 15 мартта Казанның Минская урамында 15 яшьлек малай идарә иткән питбайк Haval автомобиле белән бәрелешә. Яшүсмернең аны йөртергә таныклыгы да, өстендә экипировкасы да булмый. Имгәнсә дә, бәхетенә, бала исән кала. 

Узган 3 елда Россиядә мототранспорт белән идарә иткән 148 бала гүргә керә. 148 гаиләдә күтәрә алмаслык кайгы. Балага мондый техника бүләк итү – ул аңа үлем бүләк итү белән бер. Сез газиз балагызга чынлап та мондый бүләк бирергә телисезме? Аңа питбайк ачкычлары тоттырганчы, бу хакта уйлап карагыз әле.
Киләсе атнадан укучыларның язгы каникуллары башлана. Шул уңайдан, республикада «Язгы каникуллар» дип аталган профилактик чаралар циклы узачак. Балаларга һәм аларның әти-әниләренә дә тагын бер кат юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерү зыянга булмас. 
Сак булыйк, ашыкмыйк, балаларыбызга да шуны аңлатыйк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар