Республикада Дәүләт Советына депутатлар сайлау бара. Көн уртасына сайлаучыларның 32,2 проценты тавыш биргән. Республикада сайлауларны 16 мең күзәтүче күзәтә. Аларның 4084е – кандидатлардан, 10620е – сәяси партияләрдән, 2750 күзәтүче Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасыннан.
Сайлау компаниясе игълан ителгәннән бирле Үзәк комиссиягә 701 шалтырату килгән. «Нигездә, мобиль сайлаучы буенча кызыксыналар, сайлау участогын эзлиләр яки алдан сайлау мөмкинлеген белештеләр», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев бердәм матбугат үзәгендә журналистларга.
Сәламәтлекләре булмау сәбәпле, сайлау участокларына килә алмаганнар гражданлык бурычын өйләрендә үти ала. Моның өчен көндезгесәгать икегә кадәр сайлау участогына шалтыратып, гариза бирергә кирәк.
Андрей Кондратьев Белгород, Курск, Брянск өлкәләрендәге коллегалары белән элемтәдә торуларын белдерде. «Аларга җиңел түгел, Татарстан аларга теләктәшлек итә», – диде ул.
Белгород өлкәсенең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Игорь Лазарев бердәм матбугат үзәге белән элемтәгә чыкты. «Без сайлауларны җиңел булмаган шартларда үткәрәбез. Чик буендагы 22 муниципаль районда һәм Белгород шәһәрендә аеруча шөбһәле вазгыять. Ату, ракета куркынычсызлыгы даими булып тора. Көндезге бергә кадәр дә шәһәрдә биш тапкыр сирена яңгырады. Әмма шундый шартларда сайлау комиссияләребез эшли. Аларның хезмәтләре зур батырлыкка тиң. Бөтен Россиянең безнең белән булуын сизәбез, бу киләчәккә ышаныч бирә. Бергә булганда гына авырлыкларны җиңеп чыгачакбыз», – дип әйтте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк