«Бәллүр каләм» журналистлар конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде.

Казанның «Корстон» комплексында журналистлар һәм ММЧ арасында уздырыла торган «Бәллүр каләм»-«Хрустальное перо» конкурсы җиңүчеләрен игълан итеп бүләкләү тантанасы булды.
1998 елдан алып үткәрелеп килгән бәйгенең быелгы үзенчәлеге - «ТРда Мәдәният елы» һәм «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» махсус проектларын булдыруда. Быелгы конкурска 2,2 мең иҗади эш тәкъдим ителгән, катнашучылар арасында, махсус проектлардан тыш, 11 номинациядә җиңүчеләр билгеләнгән. Шулай ук быел «Россия Федерациясендә Әдәбият елы» һәм «Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы» махсус проектларын гамәлгә ашыру хакында да игълан ителде. Әлеге проектлар буенча нәтиҗәләрне икенче елга чыгару ниятләнә.
Унсигезенче тапкыр уздырылган «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» конкурсында катнашучыларга республиканың әйдәп баручы ММЧ вәкилләре − барысы 26 кешедән торган жюри бәя биргән.
Җиңүчеләргә истәлекле һәм акчалата бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Шулай ук ТР Президентының махсус бүләге − автомобиль республиканың иң яхшы журналистына бирелде. Быел әлеге бүләккә «Республика Татарстан» газетасы баш мөхәрриренең беренче урынбасары Владимир Устиновский лаек булды. Аңа машина ачкычларын ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
Тантанада катнашкан ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы» махсус проектында җиңүчеләрне котлады. «Республикада 9 май — Җиңү көнен билгеләп үтүдә 500 меңнән артык кеше катнашты. Бу чараны уздыруда матбугат чараларның роле бик зур булды. Сезнең белән бергә башкарган бу эш 2015 елның 9 маенда гына тәмамланмасын, чөнки Җиңү темасы − ул мәңгелек», - диде. Әлеге номинациядә «Российская газета»дан Светлана Брайловская, «Казанские ведомости», «Волжская новь» (Югары Ослан) газеталары, «Ялкын» журналы, «Казань» ТРКсы коллективлары иң яхшы дип табылды.
«Татарстанда Мәдәният елы» махсус проектында «Татарстан» ДТРК филиалы, «Казан утлары» журналы җиңүгә лаек булды.
«ТРның корпоратив һәм махсуслаштырылган матбугат чаралары» номинациясендә «Мәгариф» журналы, «Нефтяник «Альметьевнефти» газетасы җиңеп чыкты.
«Темасы җирле, осталыгы башкаланыкы» номинациясендә Яшел Үзәннең «Наш Зеленый Дол» газетасыннан Светлана Васильева, информпечать «Нократ» нәшриятыннан Гөлназ Кадыйрова, «Альметьевские вести» газетасыннан Фәрдия Хәсәнова, Апасның «Йолдыз» газетасыннан Ләйлә Шиһабиева җиңеп чыкты.
«Объектив аша караш» номинациясендә беренчелекне «Яңа гасыр» ТРКнан Андрей Кузьмин һәм «Казанские ведомости» газетасыннан Фәрит Моратов яулады.
«Ел медиа-җитәкчесе» исеменә «Мәйдан» телеканалы директоры Дамир Дәүләтшин һәм Челнинские известия» газетасыннан Зөлфия Солтанова лаек булды.
«Медиапроект» номинациясендә җиңүчеләрне ТР Премьер-министы урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов котлады. «Бәллүр каләм»не ул «Лениногорск» телерадиокомпаниясе һәм «Хезмәт даны» газетасы коллективларына тапшырды.
«Татарстанның шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары» номинациясендә, жюри әгъзалары фикере буенча, «РТВ Альметьевск» ТРКсы, Лениногорскиның «Заман сулышы» һәм Яшел Үзәннең «Зеленодольская правда» газеталары иң яхшы дип табылды.
Татарстаннан читтәге төбәкләрдә татар телле ММЧ вәкилләре өчен булдырылган «Туган тел» номинациясендә җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров тәбрикләде. Аның кулыннан журналистика конкурсы җиңүчесе исеме дипломын һәм бүләкләрне «Нижгар татарлары. Нижегородские татары» журналы журналисты Рәзилә Әхмәдуллина һәм «Можга» ТРКдан Эльвира Насыйбуллина кабул итеп алды.
ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов «Дебют» номинациясендә җиңгән «Знамя труда» газетасы журналисты Маргарита Державина, «Шәһри Казан» газетасы журналисты Алисә Сабирова, «Тәртип FM» радиосы коллективын тәбрикләде.
«Һөнәренә тугрылык» номинациясе җиңүчеләре булып ветеран журналистлар Шаһинур Мостафин һәм Александр Роот табылды.
«Танылу» («Признание») номинациясендә Бөек Ватан сугышы мемориал-музее мөдире Михаил Черепанов «Бәллүр каләм» иясе булды.
«Журналистикада исем» номинациясендә «Новый Зай» МА журналисты Ирина Бертман, «Российская газета» журналисты Олег Корякин, «Яңа гасыр» ТРКсеннән Михаил Любимов, «Чаян» журналыннан Артем Субботкин, «Ватаным Татарстан» газетасыннан Рәшит Фәтхрахманов, «Татарстан» ДТРКсеннән Мөршидә Фатыйхова «Бәллүр каләм» алды.
Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/19/109529/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.