Логотип
Яңалыклар

Бездә депутат булырдай хатын-кызлар аз түгел

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең төбәк бүлеге сәркәтибе Фәрит Мөхәммәтшин бездә депутат була алырдай хатын-кызлар күп дип саный. Бу хакта ул бүген «Бердәм Россия» партиясенең матбугат үзәгендә узган очрашу вакытында журналистларга әйтте.

 

– Мин чагыштырдым, – диде ул, – праймеризда катнашырга дип комитет хәл иткән 222 кеше арасында, процентбуенча карасак, хатын-кызлар саны бүгенге парламенттагыдан аз гына күбрәк. Күпкә түгел, билгеле. Безнең республика мөселман булганга, хатын-кызлар күбрәк көнкүрештә мәшгульбулганга түгел бу. Эшлекле, сәяси яктан алдынгы карашлы хатын-кызлар бездә бик күп. Төпле хатын-кызлар. Быелгы бу санга карадым да, куандым, бәлки бу юлы алар парламентка күбрәк үтәр. Барысын да сайлаулар күрсәтәчәк.

Хатын-кызлар белән парламентта эшләү катлаулырак. Әмма алар эчкерсезрәк, хатын-кызларча күп нәрсәнең төбенә төшеп уйлый – ана һәм бала мәсьәләре, гаилә институты, социаль проблемалар... Аларның чыгышлары башка позициядә булучыларны ышандыра, инандыра белә. Һәркайсы үз тормыш тәҗрибәсеннән чыгып чыгыш ясый. 

 

Исегезгә төшерәбез: 

Бүген Татарстанда «Бердәм Россия» партиясе праймеризында 222 кандидат өчен тавыш бирергә мөмкин. Алар арасында «Сөембикә» журналының героинялары да бар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар