Логотип
Яңалыклар

​Без – бергә!

Кем күбрәк дулкынланды икән – балалармы, әллә өлкәннәрме, белмим. Югыйсә  бу зур сәхнәгә чыкканчы инде байтак очрашканнар, кат-кат репетицияләр үткәргәннәр, бер-берсен өйрәнгәннәр, бер-берләренә ияләшкәннәр... Аларның дулкынлануы безгә – залдагыларга да күчте. Һәр чыгышны көтеп алдык, һәркемнең уңышы өчен чын күңелдән сөендек. 

«Без – бергә!» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештырган хәйрия проекты әнә шулай атала. Проект кысаларында республиканың әйдәп баручы иҗат коллективлары махсус балалар учрежденияләренең үзешчән сәнгать коллективларын шефлыкка алган. Алар бергә иҗат итүнең төрле формаларын сайлаганнар: уртак концерт номерлары иҗат итү, костюмнар сайларга булышу, мастер-класслар үткәрү, шефлык концертлары кую... Мәсәлән, 22 май көнне «Фантазия» джас-оркестры (җитәкчесе – Юрий Коган) Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен концерт куйган. 23 май көнне Казан шәһәренең 172 нче мәктәбендә (анда күрмәүче һәм начар күрүче балалар белем ала), «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә La Primavera  камера оркестры (җитәкчесе – Рөстәм Абязов) чыгыш ясаган. Шул ук мәктәпкә, берничә көн алдарак, «Новая музыка» камера оркестры (сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Анна Гулишамбарова) балалар янына кунакка килеп, концерт куеп киткән. «Йолдызлык-Созвездие» республика фествалендә катнашучылар Арча һәм Нурлат балалар йортларында тәрбияләнүчеләр белән дуслашкан...

Менә шул аралашу-дуслашуларның нәтиҗәсе булып, Казанның «Московский» Мәдәният үзәгендә «Без – бергә!» проекты кысаларында концерт булып узды. Бер сәхнәдә республиканың әйдәп баручы иҗат коллективлары һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова: «Республикада сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 15 мең бала бар, – диде. – Алар барысы да аерым игътибарга мохтаҗ. Инклюзив белем бирү хакында соңгы елларда еш сөйлибез: бу тема әле яңа, әмма республикада ул инде эшли».  



Балаларны һәм өлкәннәрне бу бәйрәм белән котларга сәхнәгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күтәрелде. 

– «Без – бергә!» – бик кирәк һәм мөһим проект, – диде ул. – Бүгенге бәйрәм бер көндә генә барлыкка килмәде. Безнең хатын-кыз депутатларыбыз балалар белән бик күп очрашулар үткәрде. Аларга ниндидер ярдәм итү өчен генә түгел, араларыннан талантлыларын  сайлап, эзләп алу өчен дә. Һәм алар моны эшләп чыктылар!

Җылы, ихлас, күңелләрне нечкәртә, чистарта торган концерт булды ул!
Иң куанычлысы шул: проект балаларның тормышына яңалык алып килгән, сөенечләр, яңа тәэсирләр өстәгән.

Арча балалар йортында  тәрбияләнүче Риназ Гобәйдуллинны, мәсәлән, Салават быел үзенең концертында катнашырга чакырырга вәгъдә иткән. 
Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче Арианна Литовченконың сәләте проект вакытында ачылган һәм ул инде... Алсу белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга өлгергән! (Сүз уңаеннан: Арианна быел мәктәпне тәмамлый. Кисловодскига китәргә, медколледжга укырга керергә җыена. Күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен бердәнбер мондый уку йорты шушы шәһәрдә урнашкан.) 

Ә «Без – бергә!» сәхнәсендә La Primavera камера оркестрына кушылып җырлаган Олеся Можейко күбебезгә таныш иде. Беренче каналда баручы «Голос. Дети» проектында катнашкан бу кызны шунда ук таныдык. Олеся Казанның 172 нче мәктәбендә белем ала. Флейтада, фортепианода уйный, хорда җырлый. Сәхнәдә ирешкән уңышлары байтак инде, монысы – чираттагысы. Табиблар: «Дулкынлану аңа файдага гына – күзләре күрә башларга мөмкин», – диләр. Ходай кушып, булсын иде шул могҗиза!

Хәер, могҗиза бу балаларның һәрберсе тормышында булсын иде...
«Без – бергә!» сәхнәсенә күтәрелергә – шул көткән могҗизага якынаерга аларга ярдәм иткән һәркемгә балалар, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләре исеменнән рәхмәт әйтәсе килә: 

* «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенә;  
* «Фантазия» джас-оркестрына (җитәкчесе – Юрий Коган);
*  La Primavera  камера оркестрына (җитәкчесе – Рөстәм Абязов); 
* «Новая музыка» камера оркестрына (сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры Анна Гулишамбарова);
* «Дорога из города» бию театрына (җитәкчеләре Лилия һәм Айрат Баһаветдиновлар);
* «Пантера» балетына (сәнгать җитәкчесе Наил Ибраһимов);
* Зәй шәһәренең Р. Фәрдиев исемендәге татр гимназиясенең «Азаль» вокаль ансамбленә (җитәкчесе Әлфия Вәлиуллина);
* «Салават күпере» халык бию ансамбеленә (Саид-Галиев исемендәге Мәдәният йорты).
 
Проектта катнашкан һәркем медаль белән бүләкләнде. 



«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенә җитәкчесе Татьяна Ларионова сәхнәдән балалар йортларына 50шәр меңлек сертификат та тапшырды. 

Фото: ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар