10-11 октябрьдә Казанда танылган мөселман тренеры Айрат Дамир улы Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Дөнья чемпионаты узачак. Җир шарының бу төрдәге иң көчле спортчылары Дөнья чемпионы исемен яулау өчен «Ак Барс» көрәш сараенда бер келәмдә көрәшәчәк.
Джиу-джитсу буенча Дөнья чемпионаты «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында Татарстан Диния нәзарәте теләктәшлегендә уза. «Безнең сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе дә көрәш белән шөгыльләнгән. Көрәш ул ир-атны көчле итә, аның характерын тәрбияли. Джиу-джитсуда гәүдәнең оят урыннары каплана. Йөзгә сугу юк. Шуңа күрә күп кенә дини кешеләрнең нәкъ менә шушы спорт төре белән шөгыльләнгәнен күрәбез. Бу, минемчә, иң җәрәхәтсез көрәш төре, чөнки кешенең биомеханикасын белеп, аны бирелүгә китерү бурычы куела», – ди ярышлар уздыруга багышланган матбугат очрашуында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. Ул үзе әлеге спорт төре белән 2015 елдан бирле шөгыльләнә икән. Кара билбавы бар. Хәзер инде үзе дә остаз. Мөхәммәдия мәдрәсәсендә малайлар өчен дәресләр үткәрә. Джиу-джитсу белән кызлар да шөгыльләнә икән. Алар өчен дә тренер тапканнар. Әлеге спорт төре белән республиканың төрле төбәкләрендә шөгыльләнәләр.
«Без яшьләрне сәламәт булырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, көрәш белән шөгыльләнергә өндибез. Бездә ел саен төрле дәрәҗәдәге ярышлар үтте. Россия чемпионатлары, юниорлар арасында Россия беренчелеге», – дип сөйләде Камил хәзрәт.
Россия джиу-джитсу лигасы президенты Тамраз Бахышов әйтүенчә, ярышларда Россия, Төркия, Азәрбайҗан, Казакъстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, шулай ук Беларусь, Бразилия, Корея, Грузия, Испания, Абхазия, Әрмәнстаннан джитсерлар – барлыгы 1352 көрәшче катнашачак. алар арасында йөздән артык хатын-кыз спортчылар да бар. «Татарстанда беренче тапкыр үткәрелгән джиу-джитсу буенча Дөнья чемпионаты өчен бу бик яхшы күрсәткеч», – ди ул.
Спортчыларның шактый өлеше – Россия төбәкләреннән килгән, шул исәптән, Татарстаннан мөселман яшьләре вәкилләре. Ярышлар ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм балалар арасында 9 авырлык категориясендә узачак, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр өчен параджитсу категориясе дә өстәлгән. Ярышларда хатын-кызлар да катнаша. Суперкөрәш исә 11 октябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана. Ярыш карарга керү бушлай.
Белешмә: Айрат Дамир улы Кәлимуллин (30.04.1961–23.03.2022) – джиу-джитсу буенча дөньякүләм билгеле шәхес. Ул Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе президенты булды. Танылган спортчы СССРның җыелма командасын әзерләү буенча тренерларның берсе булган. Моннан тыш, Айрат Кәлимуллин – ветераннар арасында джиу-джитсу буенча Дөнья чемпионы, самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк