12–18 октябрьдә Казанда дүртенче тапкыр «Күкрәк бизе сәламәтлеге атналыгы» узачак. Бу «Дальше» хәйрия фондының «Розовый Октябрь» халыкара акциясе кысаларындагы проекты.
Алдагы атна дәвамында «Казан Молл» сәүдә-күңел ачу үзәгенең беренче катында алсу төстәге махсус профилактика кабинасы эшләячәк. Анда онколог-маммологлардан бушлай консультация алырга һәм табибка сөт бизләренең сәламәтлегенә кагылышлы сораулар бирергә мөмкин булачак. Казанда проектны тормышка ашыруга «Без Бергә» автоном коммерцияле булмаган оешмасы да кушылды.
Профилактика кабинеты Павлюхин урамы, 91 нче йортта урнашкан «Казан Молл» сәүдә-күңел ачу үзәгенең 1 нче катында, үзәк ишектән кергәч, «Calzedonia» кибете каршында 12–18 октябрь көннәрендә кабул итә.
Кабул итү вакыты: 10:00 дән 22:00 гә кадәр.
Күкрәк яман шеше хатын-кызлар арасында иң таралган онкологик авыру булып кала. Иртә стадиядә ачыкланганда дәвалануның нәтиҗәлегеге 97,7% тәшкил итә. Шуңа күрә белгечләр тикшерүне симптомнар барлыкка килгәнче кичектерергә ярамый дип искәртә.
Быел «Розовый Октябрь» акциясе кысаларында «Дальше» хәйрия фонды төп игътибарны күкрәк яман шешен диагностикалаудан тыш, үзеңә, якыннарыңа һәм инде диагноз белән очрашканнарга карата конкрет гамәлләргә юнәлтергә дә чакыра.
«Хәбәрдар булу – беренче адым. Күп очракта проблема турында белү генә дә курку тудыра: шуның аркасында хатын-кызлар табибка вакытында бармый. Без игътибарны конкрет гамәлләргә күчерү өчен тырышабыз, чөнки нәкъ менә гамәл безгә үз тормышыбызны контрольгә алырга ярдәм итә», – ди «Дальше» хәйрия фонды президенты.Оксана Молдованова.
2022 елдан бирле Россиянең тугыз шәһәрендә Күкрәк бизләре сәламәтлеге атналыгында профилактика кабинетларына 6 205 тән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Проектта 76 табиб, 187 волонтёр һәм 30 дан артык координатор катнашкан.
«Дальше» фонды һәм аның күкрәк яман шеше белән авыручы хатын-кызларга ярдәм программалары турында күбрәк мәгълүмат: https://dalshefond.ru/
Тулы мәгълүмат һәм чаралар календаре розовыйоктябрь.рф сайтында
Күкрәк бизләренең сәламәтлеге буенча кайнар линия:
8 800 707-44-03
Әлеге хәбәрне һәм әниегезгә, апагызга яки дустыгызга җибәрегез – бәлки, кемдер өчен бу яңалык бик вакытлы булыр.
#ДальшеРозовыйОктябрь2026
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк