Яңалыклар
Балагызның хокуклары бозыла дип саныйсыз икән – белгечләр белән киңәшә аласыз
Иртәгә – 1 июньдә, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанда шактый чаралар оештырыла. Шуларның берсе «Халыклар дуслыгы» йортында (Павлюхин урамы, 57 йорт) узачак.
Аны Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә уздыра.
Бу чараның максаты – бәлигъ булмаган балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча гражданнарга хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү, консультация бирү. Бала хокуклары белән бәйле аерым вәкаләтләрне тәэмин итүче тармак министрлыклары һәм ведомстволары, хокук саклау оешмалары, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының Адвокатлар палатасы» вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Белгечләргә сорауларыгыз бар икән, иртәнге сәгать тугыздан көндезге сәгать бергә кадәр сезне «Халыклар дуслыгы» йортында көтәләр.
Фото: www.pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк