Логотип
Яңалыклар

«Бала әле без!»

Әти-әниләребез исән-сау булганда без бала әле. Шуңа да газиз кешеләребезгә кадер-хөрмәт күрсәтү, булдыра алганны эшләү – һәр баланың изге бурычы

«Тәртип» радиосы әниләр хөрмәтенә «Бала әле без!» дип исемләнгән яңа проект башлап җибәрде. Беренче адым Кәрим Тинчурин театры бинасында театр артистлары белән бергә ясалды. Радио хезмәткәрләре, артистлар әниләре янында балачакларына әйләнеп кайткан кебек булдылар: елмаюлар- самими, карашлар ихлас иде. Җырланган җырлар, укылган шигырьләр дә әниләр турында булды. Кунаклар драматург, язучы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Өч аршын җир» спектаклен карады. Антракт вакытында тәмле ризыклар белән чәй эчтеләр, бүләкләр өләшенде. Әлеге проектның идея авторы – радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлова

Әти-әниләребез исән-сау булганда без бала әле. Шуңа да газиз кешеләребезгә кадер-хөрмәт күрсәтү, булдыра алганны эшләү – һәр баланың изге бурычы. «Тәртип» радиосы ачылганнан бирле редакция коллективы үз әти-әниләренә багышланган җылы, дәвамлы проект тормышка ашыру нияте белән йөргән. Тормышта беренче адымнарыбызны атларга өйрәткән, көн дә җитәкләп, тормыш баскычлары буйлап алып менгән кадерле кешеләребез бездән рәхмәт сүзләрен еш ишетәләрме? Кайгыртны тоялармы? Хөрмәтебезне җитәрлек белдерәбезме? Хыялдагы проектны менә шушы сораулар бөреләндергәндер.

Кәрим Тинчурин театры фоейсына әти-әниләр, радио тыңлаучылары җыелды. «Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева, галим–мөгаллим Фоат ага Галимуллин, Тинчурин театры артистлары Зөлфия Вәлиева, Рамил Минханов, Лилия Мәхмүтова, Гөлназ Нәүмәтова, Рөстәм Гайзуллин, Илнур Байназаров, Әдилә Хәсәнова башкаруында әниләр турында җырлар, шигырьләр яңгырады, чәчәкләр өләшенде. Һәр чыгыш әниләргә булган тирән хисләр, җылылык белән сугарылган иде.

Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» спектакленең шушы көнне куелуы символик мәгънәгә ия. Анда күтәрелгән темалар проектны тудырган сораулар белән аваздаш. Тирән фәлсәфи спектакль тамашачыны тормыш мәгънәсе турында уйланырга этәрде: кадерле кешеләребезне үзләре исән-сау чагында хөрмәтли алабызмы? Матди байлыклар артыннан куып, рухи кыйммәтләр хакында онытмыйбызмы?

Өлкәннәребез өчен мондый чаралар аралашу өчен дә менә дигән форсат. Тормышта үз урыннарын тапкан, инде үзләре дәрәҗәле, абаруйлы шәхесләргә әйләнгән, әмма алар өчен һәрчак сабый булып калачак балалары янында кадерле әнкәйләребездән горурлык, соклану, ярату хисләре ташый иде.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар