Логотип
Яңалыклар

Бәйгеләр гаиләләрне ныгыта

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Нечкәбил» һәм «Иң мөһиме турында» («О самом главном») республика бәйгеләренә старт бирелде.

Ананы зурлаган, гаилә кыйммәтләре турында сөйләгән «Нечкәбил» бәйгесе быел бездә – егерме беренче, ә «Иң мөһиме турында» бәйгесе өченче тапкыр узачак. 

Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Единая Россия» партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсе федераль партпроекты «Крепкая семья» («Нык гаилә») төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова  шул уңайдан менә нәрсәләр диде: 
– «Нечкәбил» кебек Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән узучы республика конкурслары бездә яшәүче гаиләләргә федераль бәйгеләрдә катнашу өчен платформа булып тора. Алар шулай итеп Россия күләмендә Татарстан данын яклый. Мәсәлән, 11 майдан 14 майга кадәр Уфада «Это у нас семейное» конкурсының ярымфиналы узачак. Анда Идел буе федераль округыннан 280 гаилә катнашачак. Татарстанны анда 13 гаилә командасы тәкъдим итәчәк: 6 гаилә – Казаннан, 3 гаилә – Чаллыдан, 2 гаилә – Нурлаттан һәм Яшел Үзән белән Әгерҗедән – берәр гаилә. Катнашучылар Катнашучылар «Россия – страна возможностей» («Россия – мөмкинлекләр иле») президент платформасы проектының финалына чыгу өчен көрәшәчәк.

1 июньнән 10 июньгә кадәр «Семья года» («Ел гаиләсе») Бөтенроссия бәйгесенең региональ этабы узачак. Аны Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау Фонды уздыра. Анда 6 номинация буенча көч сынашачаклар: 
1. «Күп балалы гаилә»;
2. «Яшь гаилә»;
3. «Авыл гаиләсе»;
4. «Алтын гаилә»;
5. «Гаилә – традицияләрне саклаучы»;
6. «Ватанны саклаучы гаиләсе».

Бәйгенең региональ этабында Татарстан данын нәкъ менә гаилә кыйммәтләрен, милли-мәдәни традицияләрне, ана булуны, гаиләдә һәм җәмгыятьтә әтинең абруен, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән «Нечкәбил» конкурсында җиңгән гаиләләр яклаячак. Алар арасында Яшел Үзәннән өч балалы бер гаилә бар – алар нәселендә инде 13 буында аерылышучылар булмаган. «Авыл гаиләсе» номинациясендә 6 бала тәрбияләп үстерүче гаилә катнаша. «Алтын гаилә» номинациясендә чыгыш ясаячак гаиләнең никахына инде 41 ел була. Бу гаиләләрнең һәркайсы турында бик озаклап сөйләп булыр иде. 

Гаилә бәйгеләренең һәркайсы гаиләне, андагы элемтәләрне ныгытуда, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерүдә зур роль уйный. Алар бәйгегә әзерләнгәндә бергә күбрәк булалар, ешрак аралашалар, уртак хатирәләре арта.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар