Логотип
Яңалыклар

«Айсылу» фильмының дәвамы булачак

Татарстан тамашачысы яратып өлгергән «Айсылу» фильмы XIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Милли конкурс» номинациясендә катнаша. Продюсер Алексей Барыкин әйтүенчә, фильмның дәвамын төшерү турында да уйлана башлаганнар инде.

Быел «Айсылу» фильмы Татарстанның кайбер районнарында прокатка да чыккан иде. Шулай булса да, мөселман кинофестивалендә "Айсылу" фильмына бик күп халык килде. Төшерү командасы әгъзалары, аерым алганда продюсерлар, режиссер Солтан Сөнгатуллин, төп рольне башкарган Гөлназ Галимуллина бар иде.

«Айсылу» фильмы авариягә эләгеп калган кыз турында. Ул үзенең башкалардан ким булмавын, сәхнәдә һәм гомумән бу җәмгыятьтә үзенең лаеклы урыны булуын исбатларга тели. Фильмны караганнан соң, тамашачылар: «Бу проблеманы күтәргәнегез өчен рәхмәт», - дип, рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Продюсер Алексей Барыкин тамашачыны сөендерергә ашыкты. «Айсылу» белән хушлашмыйбыз. Фильмның дәвамын төшерергә ниятлибез», - дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар