Логотип
Яңалыклар

Авыл чишмәсен төзекләндерергә телисезме? Юлларын өйрәтәбез! 

Авылыгызның тәмле сулы борынгы чишмәсен яңартырга кирәкме, елга аша күпер салырга, өлкәннәр өчен авыл клубында җыелып сөйләшә, күңел ача торган бер бүлмә булдырырга?

 

Авылыгызның тәмле сулы борынгы чишмәсен яңартырга кирәкме, елга аша күпер салырга, өлкәннәр өчен авыл клубында җыелып сөйләшә, күңел ача торган бер бүлмә булдырырга? Яки яңа туристик маршрут ачарга? Балаларның буш вакытын файдалырак итеп уздыру буенча, бәлки идеягыз тугандыр? Бу проектларны тормышка ашыру өчен матди ярдәм эзлисез икән – бу бәйге сезнең өчен.  

Татарстанда социаль яктан әһәмиятле коммерсиячел булмаган оешмаларга субсидийлар бүлү буенча гаризалар кабул итәләр. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.   

 

Әлеге субсидияләрне бүлү буенча бәйге республикада быел дүртенче тапкыр уза. Ул «Бердәм Россия» партиясенең тәкъдиме белән үткәрелә. Татарстан  Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аны хуплый һәм шушы максатлар өчен ел саен республика бюджетыннан 35 миллион сум акча бүлеп бирә.  

Субсидия кемнәргә һәм нинди проектлар өчен бирелә соң?   

Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова кичә Кукмарада, халык белән очрашуда булган. 

– Мин барган авылда балалар мәйданчыгы кирәк икән, – дип сөйләде ул. – Ничек эшләргә, моның өчен кайдан акча алырга дип киңәшләшә башладылар. Беләләр икән – кемдер безнең шушы бәйге турында сүз кузгатты. Икенчесе: «Ул бәйгегә бит гаризаны иҗтимагый оешмалар гына бирә ала», – диде. Сөйләшә торгач, авылда мәхәллә барын искә төшерделәр. Ә мин алдагы елларда: «Нигә бу бәйгегә  дини оешмалардан гариза күп керә?» – дип аптырый идем. Кичә шуның серен аңлап кайттым. Менә бит эш нәрсәдә икән! Күңелемдә нидер үзгәрде.  

Гариза бирү өчен төп таләп – ул рәсми рәвештә теркәлгән иҗтимагый оешмадан булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин да искәртеп узды. Гаризаларны ТР Икътисад министрлыгы кабул итә (аның тәртибе белән министрлыкның сайтыннан да танышырга мөмкин). Быел аларны беренче тапкыр электрон рәвештә дә кабул итәләр – монысы Казаннан еракта урнашкан муниципаль берәмлекләр өчен җайлы булачак.  

Гаризаның формасы да үзгәргән – ул хәзер Татарстан Президенты гранты бәйгесенә бирелә торган гариза белән бик охшаш. Бу да иҗтимагый оешмаларга җайлы булсын өчен эшләнгән.  

Грантка ия булу мөмкинлеге шактый зур. Оештыручылар әйтүенчә, алдагы елларда бәйгегә тәкъдим ителгән проектларның һәр икенчесе откан аны. (Конкурска килгән гаризаларның һәркайсын ике эксперт карап чыга һәм күпме сумма бирергә кирәген яза. Экспертлар куйган суммалар бер-берсеннән шактый күпкә аерылган очракта, бу гариза белән өченче эксперт та таныша һәм үз сүзен әйтә.) 

Кызганыч, бу мөмкинлектән республика районнары бар да бертигез файдаланмый икән. Мәсәлән, узган ел Әтнә, Әлки, Минзәлә, Теләче кебек районнардан бер гариза да кермәгән. Шул ук вакытта Казан, Чаллы, Түбән Кама, Азнакай, Спас, Лаеш, Арча, Югары Ослан, Яңа Чишмә, Кайбыч, Балтач һәм башка район һәм шәһәрләр ике яки берничә гариза белән катнашкан.  

Гаризага бу проектны хуплап район советы яки Татарстан Республикасы Дәүләт советы депутатлары кул куйган хат та теркәлсә, грант оту мөмкинлеге артачак – баллар өстәләчәк.  

– Әгәр проектның потенциалын күрсәм, андый хат язарга мин үзем дә әзер, –  диде Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова.  

Узган ел конкурста катнашырга 199 гариза кергән булган.  

Быел гаризаларны кабул итү 23 авгуска кадәр дәвам итәчәк.  

Теги: авыл

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар