Логотип
Яңалыклар

Җанны актара торган тарихны күрсәткән концерт

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Свердловск өлкәсе шәһәрләрендә чыгыш ясады. Бер атна эчендә коллектив Красноуфимск, Березово, Первоуральск, Ревда, Асбест калаларында һәм Аракай авылында булды. Сәфәрләрен Түбән Тагилда тәмамлады. Бу юлы ТР Дәүләт ансамбле «Бөек Җиңү – Бөек халык!» программасын тәкъдим итте.

 

«Әлеге концертны башыннан ахырына кадәр икенче тапкыр карыйм һәм безнең өчен газиз ансамбльгә әверелгән коллективка сокланып туя алмыйм. Халыкка югары сәнгатьне җиткергәне өчен рәхмәт белдерәм», – диде Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле киңәшчесе, Свердловск өлкәсе татарлары (Урал татарлары) конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Фәвия Сафиуллина.

 

ТР Дәүләт ансамбленең һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Концерт ике сәгатьтән артык дәвам итсә дә, тамашачылар артистларны сәхнәдән җибәрергә теләмәде. «Концерт искиткеч! Артистларга афәрин: күңелле итеп җырлыйлар да, дәртле итеп бииләр дә. Хушны алырлык! Хис-кичерешләремнең бөтен палитрасын сүзләр белән җиткерү кыен. Зур рәхмәт әйтәсе һәм ТР Дәүләт ансамбле безгә ешрак килер дип өметләнәсе килә», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Асбестта яшәүче ханым.

Беренче бүлектә «Была война» вокаль-хореографик спектакле аша тамашачылар шул еллардагы вакыйгаларны искә төшерде. Сюжет буенча гашыйкларны сугыш аера. Аларга фашизм җиңелер, һичшиксез очрашырбыз дигән өмет белән күп сынаулар узарга туры килә. «Каз тәннәре чыкты, күзгә яшь тулды. Җанны актара торган тарих!» – дип сөйләде Красноуфимскида яшәүче туташ.

Икенче бүлектә ТР Дәүләт ансамбле Алтын фондка кергән чыгышлар тәкъдим итте. Бу чын татар фольклорыннан үсеп чыккан тирән тарихлы номерлар.  Свердловск өлкәсенең концерт залларында «Сорнай моңы», «Рәйхан», «Картуф», «Җомга» һәм башка бик күп җырлар яңгырады. Традиция буенча, коллектив тамашачыларны «Борынгы кызлар биюе», «Гармун-гармун», «Джигитовка» һәм «Чыштыр» спектакльләре аша милли татар хореографиясе белән таныштырды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар