Логотип
Яңалыклар

«Әминә» Казанга җиңү алып кайтты!

Милли мәдәниятләрне саклау юлында Казан мэриясенең чираттагы зур уңышы: «Әминә» проекты VIII Бөтенроссия милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләр конкурсында җиңү яулады. Бу проектка «Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә дәүләт хакимияте органнарының иң яхшы тәҗрибәләре» номинациясендә тиңнәр табылмады.

Быел конкурс бик дәрәҗәле һәм масштаблы иде – ил буенча 497 гариза тапшырылган. Шундый зур көндәшлек арасында экспертлар билгеләп үткән 25 җиңүче арасында  Казанның да булуы горурлык уята. Рәсми бүләкләү тантанасы көз көне «Этномәдәни секторның тотрыклы үсеше» конференциясе кысаларында узачак. Казан мэриясе әлеге конкурста инде өченче тапкыр мәртәбәле урыннарны ала. Моңа кадәр  «Туган телләр поезды», «Байтирәк» («Древо жизни») проектлары  җиңү яулаган иде. Быел әлеге  эстафетаны  нәниләрнең яраткан героинясы  – «Әминә» кабул итте.

«Ни өчен быелгы җиңү аеруча кадерле? Чөнки моңа кадәр төрле милләтләр өчен эшләнгән проектлар җиңде, «Әминә» исә татар телен өйрәнергә этәргеч бирә торган башлангыч. Россия күләмендәге конкурста аны сайлап алулары өмет уята», – дип язды проект җиңү уңаеннан Казан шәһәренең вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова.   

«Әминә» проекты турында нәрсәләр белергә кирәк?
«Әминә»  – татар телендәге заманча, җанлы һәм истә калырлык җырлы анимацияләр дөньясы.

Эчтәлеге: Проект 32 сериядән тора. Аларның күбесе Татарстан Рәисе каршындагы телләрне саклау комиссиясе ярдәмендә дөнья күрде.

Иҗади команда: Күңелләргә үтеп керерлек җырларны шагыйрә Резеда Гобәева белән композитор Миләүшә Хәйруллина иҗат итте.

Йолдызчык: төп герой Әминәгә тавышын «Апуш» студиясе тәрбияләнүчесе Мәликә Бариева бүләк итте.

Сыйфат: роликларны танылган «Татармультфильм» студиясе ясады.

Исегезгә төшерәбез: «Әминә» проекты моңа кадәр «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә дә «Иң яхшы милли кыскаметражлы фильм» булып танылган иде. Хәзерге вакытта балалар һәм ата-аналар өчен сайты эшли. Анда мультфильмнарны карарга гына түгел, җырларның сүзләрен өйрәнергә һәм минусовкаларына кушылып җырларга да мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар