Алтмыш катнашучы – алтмыш медаль!
«Роналд Макдоналд» хәйрия фонды Казанда, «Ак бүре» спорткомплексында «Игелекле спорт» дигән спорт бәйрәм уздырды. Анда физик мөмкинлекләре чикле балалар белем алучы уку йортлары катнашты. Алар арасында 4 нче, 11 нче интернат-мәктәпләр (Казан), 172 нче, 142 нче коррекция мәктәпләре (Казан), Лаештагы 4 нче интернат-мәктәп бар иде.
– Бәйрәмне Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә физик мөмкинлекләре чикләнгән 60 бала өчен уздырабыз, – диде «Роналд Макдоналд» хәйрия фондының региональ физкультура-сәламәтләндерү программасы директоры Илья Бурый. – «Роналд Макдоналд» хәйрия фонды вәкилләре Казанда, Татарстан Республикасының хезмәт һәм мәшгульлек; сәламәтлек саклау; фән һәм мәгариф министрлыгы белгечләре, Казан федераль университеты студентлары өчен семинарлар үткәрде. Без аларга мондый балаларның үзенчәлеге турында сөйләдек, алар белән нинди уеннар үткәрергә булганын күрсәттек. Бүген алар бәйрәмдә тренерлар сыйфатында катнашалар һәм үзләренең алган белемнәрен практикада сынап караячаклар: ярышларның этапларын алар үткәрә. Балалар өчен бәйрәм булса, өлкәннәр нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәтәчәкләр.
«Игелекле спорт» – «Роналд Макдоналд» хәйрия фонды үткәрә торган проектларның берсе. Физик мөмкинлеге чикләнгән балалар белән эшләүче белгечләр белән семинарларны 2010 елдан башлап үткәрәләр. «Мондый балалар белән дә спорт ярышлары үткәрергә була. Алар бит шундый ук балалар, әйе, кайсыдыр авыррак йөри, кемдер начаррак күрә, әмма барысы да уйнарга ярата», – ди «Роналд Макдоналд» хәйрия фондының физик тәрбия буенча инструктор-методисты Светлана Ростикова.
«Ак бүре» спорткомплексы гөрләп торды: бер почмакта малайлар-кызлар флорбол, кегельбан уйнадылар, икенчесендә – баскетбол, лакросс, өченчесендә – футбол, дүртенчесендә... Бу бәйрәмдә җиңелүчеләр булмады – медальләр бөтен кешегә дә эләкте. Медальләрне яшь спортчыларга чаңгы спорты буенча Паралимпия – 2016 чемпионы Ирина Полякова үзе тапшырды.
Әбисе аркасыннан тотып, аягында басып торырга ярдәм иткән Ангелина Павловага да медаль алды. «Бу синең беренче җиңүең, беренче медалең!» – дип котлады аны әбисе. Беренчесе, әмма соңгысы булмасын!
Медальләрдән соң балаларны тагын күңелле мизгелләр көтә иде әле: һәрберсенә «Роналд Макдоналд» хәйрия фондыннан бүләкләр тапшырдылар.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.