Логотип
Яңалыклар

Алина Заһитова фанатлары инде өч көн буе экраннар каршында

Бу көннәрдә Франциянең Греноблендә фигуралы шуу буенча Франция-2019 Гран-приеның 3нче этабы бара. Алина Заһитова фанатлары инде өч көн буе экраннар каршында.

Бу көннәрдә Франциянең Греноблендә фигуралы шуу буенча Франция-2019 Гран-приеның 3 нче этабы бара. Алина Заһитова фанатлары инде өч көн буе экраннар каршында.
Моңарчы Алинаны кызыл, ак, каралы-кызыллы, аклы-зәңгәрле күлмәкләрдән, күн куртка, күн чалбардан, төрле образларда күрдек, сокландык. Быел Алина 11 нче  класс укучысы. Белем көнендә ак кофта, кара сарафаннан, галстуктан мәктәп формасында тимераякта бозга чыгып та сокландырган иде. Кичә ул Клеопатра образында чыгыш ясады. Зифа буй-сын, сыгылмалы гәүдә, чибәр йөз... Фирүзә төс өстенлек иткән костюмы, искиткеч музыка... Чып-чын шәрык гүзәле иде безнең Алина! Ул бозга чыгуга бөтен трибуналар «аһ» итте кебек! Тренер Татьяна Тарасованың ничек сокланганын, мактаганын ишетсәгез иде! Красавица наша, Алинка дип кенә тора! "Браво, молодец!" – дип ничә кабатлагандыр. "Чувственно катает программу, она очень изменилась, она очень лёгкая, так же хорошо прыгает как и раньше", – дигән сүзләре әле дә яңгырап тора сыман...
Алина егылгач та, юк, ул егылмады, егылган кебек кенә булды, дип, атаклы Тарасова аның өчен җан атты. «Она откаталась в кураже», – диде.
Алёна Косторная – алтын, Алина Заһитова көмеш медальгә лаек булды. Икесе дә – тренер Этери Тутберидзе укучылары.
Мин Алина өчен барыбер сөендем. Ул инде бөтен титулларга ия болай да. Олимпия, Европа, Дөнья чемпионы. Шәп икәнен күптән раслады инде. Ә Гренобльдә яраткан образында чыгыш ясап, матур мизгелләр бүләк итте.

Бүген ирекле чыгышларда Алина Заһитова хореограф Даниил Глейхенгаузның әнисенә багышланган чыгышын күрсәтәчәк.
Быел җәй көне Глейхенгаузның әнисе Людмила Шалашова вафат була.
"Әнине җирләгәннән соң 3 көн узгач, бөтен тормышым күз алдымнан үтте. Әнине исән итеп күрәсем килде. Аны арабызда итеп тоюдан күңелдә матур күренешләр, образлар җанланды. Шуны биюдә куясым килде, – ди Даниил Глейхенгауз. –- Тренировкага килгәч, идеямне Алинага сөйләдем. Ә ул бу программаны шоуда куярга кирәк, дип, мине хуплап алды. Әнигә багышланган номерны Алина башкаруы минем өчен аеруча якын. Чөнки әни күп вакытын спортчылар белән шөгыльләнеп үткәрде. Алина белән алар аеруча якын булдылар. Ул аны Олимпиадага да әзерләде".
Алина Заһитова исә: "Бу программа ярату, яшәү матурлыгы, тормыш мәгънәсе, югалту ачылары турында... Мин Даниил Маркович кичерешләрен бирергә тырышачакмын", – диде.
Ышанабыз сиңа, Алина!

Фото Алина Загитова Instagram битеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар