Логотип
Яңалыклар

Әлфия Авзалова исемендәге IV халыкара фестивальгә гаризалар кабул ителә

Талантлар күп булмый! Фестивальнең ике елга бер тапкыр гына уздырылуын оештыручылар әнә шулай аңлата. «2018 елда оештырылган бәйге быел дүртенче тапкыр үткәрелә. Анда 35 яшькә кадәрге талантлар катнаша ала», – ди оештыручылар.

Беренче елны бәйгегә ике меңнән артык гариза тапшырылып, чит илдән дә талантлар килгән. «Конкурсантлар оригиналь сәнгать күрсәтергә тиеш», – дигән фикергә килеп, оештыручылар бәйге шартларын бераз үзгәрткән. Катнашучылар яшен чикләгәннәр. Хәзер анда 13 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр генә катнаша ала. Узган елгы бәйгеләрдә Гран-прины Илнар Миранов, Алмаз Хөсәенов, Татьяна Ефремова алган.

 

Быелгы бәйгегә гаризалар кабул ителә башлаган. Ул 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче этапта жюри җибәрелгән материаллардан сайлап ала, икенче этапта «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә җыелышачаклар. Бәйгедә 3 номинация булдырылган: җыр, бию һәм нәфис сүз. «Инде 150 гариза кабул ителде. Мондый дәрәҗәле бәйгегә гаризалар күп тә килергә тиеш түгел. Гала-концерт Камал театрының яңа бинасында октябрь ахырында узачак», – дип белдерде оештыручыларның берсе, Әлфия Авзалова исемендәге фонд президенты, җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова.

 

Октябрь аенда Әлфия Авзаловага куелачак һәйкәл авторын да сайлаячаклар. Әлфия апаның туган көнендә – 15 гыйнварда сынчының исеме һәм һәйкәлнең кайда куелачагы хәбәр ителәчәк. «Урыны билгеләнде инде, әлегә ул сер булып калсын», – дип белдерде мәдәният министрының урынбасары Дамир Нотфуллин.

 

«Әлфия апа исеме милләт өчен югары нокта. Шундый шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерү – хөкүмәт алдында торган бурычларның берсе», – дип белдерде ул.

Фото: Фондның социаль челтәрләреннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар