Логотип
Яңалыклар

Әлфия апа рухы яши бездә

Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестивль-конкурс быел дүртенче мәртәбә үтте.

 

Конкурсның Гала-концерты Ватанны саклаучыларга багышланып, Камал театрының Көнчыгыш залына бик күп тамашачыны җыйган иде. Программада җырлар гына түгел, нәфис сүз дә яңгырады, күмәк биюләр дә күрсәтелде. 3 сәгатькә сузылган бәйге-тамаша Гран-при ияләрен игълан итү белән тәмамланды. Чаллы театры артисты Инсаф Һидиятуллин Әлфия Авзалова репертуарыннан «Күзләрем тик сине эзлиләр» җыры белән жюриның иң югары бәясен алды. Шунысы кызык: Инсаф - күренекле композитор Салих Сәйдәшевның нәсел дәвамчысы да әле!
Яшь җырчы Рөстәм Хөсәенов шулай ук Гран-прига лаек булды.
«Концертта җырланган һәр җыр, сөйләнгән һәр сүз Әлфия апа рухына дога булып ирешсен иде. Сәхнәгә чыккан һәр башкаручы аша безгә Әлфия апабыз кайтты», - диде Бөтендөнья татар Конгрессы  вәкиле Камилә Зәйнуллина җиңүчеләрне котлап. Әлфия Авзалова Фонды җитәкчесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, бөек җырчының кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова фестивальдә катнашучыларга зур рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар