Логотип
Яңалыклар

26 июнь – наркоманиягә каршы көрәш көне

Наркотикларга каршы көрәш дәүләт һәм җәмгыять алдындагы иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Менә инде дистә елга якын илдә наркотикларга бәйле вәзгыять бер дәрәҗәдәрәк саклана. 2018 ел белән чагыштырганда, быел әфьюн кулланган өчен исәптә торучылар саны 1,8 процентка кимегән. 2019 елның беренче кварталына республикада 17713 кеше наркотик кулланучы буларак исәптә тора. Шушы ярты ел эчендә наркотиклар җитештерүче 4 лаборатория ябылган. Табыш артыннан куып, әллә нинди хәйләләргә дә бара җинаятьчеләр. Әйтик, быел Чаллыда «Сәламәт балалар» хәйрия фонды артына качып, наркотиклар җитештереп сатучы төркем тотылган.

Татарстанда әлеге афәтне булдырмый калу һәм кисәтү чараларына зур игътибар бирелә. «Дети России», «Жизнь без наркотиков», «Сообщи где торгуют смертью» акцияләре шушы максатны күздә тотып узыдырыла. Татарстан Эчке эшләр һәм Мәгариф министрлыклары белән берлектә мәктәпләрдә «Мөстәкыйль балалар» дигән проект гамәлгә куела. Кечкендән ишеткән сүз үтемле була, ди белгечләр. Балалар һәртөрле яңалыкны кызыксынып кабул итүчән. Шулай ук «Клубная жизнь без наркотиков», «Сессия здоровья» проектларын да Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә Татарстан Эчке эшләр министрлыгы гамәлгә куя. Быел республикада нарклтикларга каршы 4,5 мең акция оештырылган, аларда 150 мең кеше катнашырга өлгергән дә инде.

26 июньдә «Россия – территория без наркотиков» дип аталган бөтен Россия җиңел атлетика чабышы узачак. Чара иртәнге сәгать унда, Җир эшкәртүчеләр сарае янында башлана. Теләсәгез, сез дә катнаша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар