Логотип
Яңалыклар

26 апрельдә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу билгеләп үтелә. Программа.

Бәйрәм көнне Казанда узачак чаралар программсы

 9:30 сәгатьтә  Г. Тукай скверында Татарстан хөкүмәте вәкилләре, иҗади интеллигенция, киң җәмәгатьчелек һәм республика кунаклары катнашында Тукай һәйкәленә чәчәкләр сала.

Төп тантаналы чаралар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында узачак: 

Фойеда татар теле проектларына багышланган зур күргәзмә узачак.
Театр вестибюлендә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Казан дәүләт циркы белән берлектә «Печән базары» тамашасы уза.

Шулай ук көн дәвамында «Өч татар келәме» дигән уникаль проект тәкъдим ителә. Ул республикада бетеп барган кәсепне – милли колоритка ия булган келәм ясауны торгызуга һәм келәмнәр әзерләүнең традицион технологияләрен заманча үзгәртеп коруга юнәлдерелгән.

 10:00 дә универсаль залда Камал театры артистлары, килгән кунаклар Тукай шигырьләрен укый. Аны театрда узачак чараларга билет алган кешеләр генә карый ала. Калганнар өчен онлайн трансляция оештырыла.

14:00 дә универсаль залда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә кандидат – «Казанга Тукай кайткан» спектакле күрсәтеләчәк;

12:00 сәгатьтә театрның шәрык залында «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестиваленең VI сезоны җиңүчеләре – «Апуш» балалар татар театр студиясе «Авыл эте Акбай» спектаклен күрсәтәчәк.  

 12:00 сәгатьтә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татар иҗат интеллигенциясе белән очрашачак.
13:00 сәгатьтә  театрның төп сәхнәсендә театральләштерелгән концерт һәм 2025 елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатларын игълан итү тантанасы булачак.

15:00 сәгатьтә Татар яшләре форумы оештырган «Печән базары» ярминкәсе башланачак. Анда керү – алдан теркәлү буенча. 

14:30 сәгатьтә Кабан күле буендагы театрның яңа бинасы янында Шигърият бәйрәме узачак. 

16:00 cәгатьтә урам сәхнәсендә «Мин татарча сөйләшәм!» республика конкурс-акциясе Гала-концерты һәм йомгак ясау булачак. 

Фото: tatarstan.ru

 

Теги: Тукай бәйрәме шигърият бәйрәме Тукай бәйрәме 2025

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар