24 мартта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында РФ Дәүләт Думасы VII чакырылыш депутатларын алдан сайлап карау, ягъни праймеризга багышланган онлайн-конференция узды. Татарстанда праймеризны оештыручы төбәк оештыру комитеты җитәкчесе, республика парламенты җитәкчесе урынбасары Юрий Камалтынов журналистлар сорауларына җавап бирде. 22 май – «Бердәм Россия» сәяси партиясе уздырачак алдан сайлап карау көне дип игълан ителде. Бу көнне бөтен ил буенча санау участоклары иртәнге 8 дән кичке 8 гә кадәр эшләячәк. Татарстандагы санау участоклары 560 дип теркәлгән. Аларда барлыгы 2360 кеше эшләячәк. Праймеризда катнашу өчен кандидатлар 10 апрельгә кадәр документларын оештыру комитетына тапшырып, теркәлү узарга тиеш. Агитация эшләрен 21 майга кадәр алып барырга мөмкин. 22 майда инде ул тыела. Алдан сайлап карау нәтиҗәләре буенча кандидатларның рейтингы билгеләнәчәк һәм РФ Дәүләт Думасына тәкъдим ителәчәк депутатлыкка кандидатлар исемлеге төзеләчәк. Татарстанда яшәүчеләр үз участокларын
http://www.pg.er.ru. сайтыннан таба ала. Моның өчен адресыңны гына кертергә кирәк. Алдан тавыш биреп карауда республикада яшәүче һәркем катнаша ала.
Комментарий юк