Республикабызда төрле-төрле милләт яши. Татарлар һәм руслардан кала, биредә элек-электән мари, чуваш, удмурт һәм мордвалар да гомер иткән. Безнең милли бәйрәмебез Сабан туе булган кебек, аларның да үз милли бәйрәмнәре бар.
21 июньдә – кояш торгынлыгы, ягъни җәйнең иң озын көне һәм иң кыска төнендә мордва халкы Валда-шинясь дип аталган милли бәйрәмнәрен үткәрә.
Мордва теленнән Валда-шинясь якты көн дип тәрҗемә ителә һәм ул якты кояш көне булып гәүдәләнә. Бәйрәмнең логотибына да сап-сары кояш рәсеме ясалган. Христиан динен кабул иткәнче, мордваларның мәҗүси булулары һәм кояшка табынулары билгеле. Валда-шинясь тә әнә шул борынгы йолаларның сакланышы ул.
Татарстанда бу бәйрәм беренче тапкыр 2014 елда Тәтеш районы Кильдеш авылында уза. Тәтеш районында борынгы мордва авыллары шактый. Әйтергә кирәк, бәйрәмдә мордвалар гына түгел, республикабызда яшәүче башка халыклар да бик теләп катнаша. Шулай ук чит төбәкләрдән, күрше-тирә республикалардан да кунаклар килә.
Бу көнне мордва халкының борынгы йолалары, элеккеге көнкүреше белән танышырга, милли ашларыннан авыз итәргә, халык һөнәрләре мастер-классларында катнашырга мөмкин. Мордваларның шәп балыкчылар булуы мәгълүм. Бәйрәмдә алар үзләренең бу осталыкларын күрсәтеп кенә калмый, теләге булганнарны балык тотарга да өйрәтәчәк.
Быелгы бәйрәм 21 июньдә, сәгать көндезге 10 да, Тәтеш районы Кильдеш (Кильдюшево) авылында узачак. Монда сезне мордва авылының атмосферасы, милли аш-су, уеннар, ярышлар, кызыклы мастер-класслар, конкурслар, милли ансамбльләрнең чыгышлары көтә. Килегез, бик күңелле булачак, ди оештыручылар.
Фото Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы сайтыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк