Логотип
Хәтер – мәңгелек

Зөфәр Әхмәт улы Мөхтәсипов

Бөек Җиңүгә миллионлаган гап-гади кешеләрнең каһарманлыгы бәрабәренә ирешә алдык. Алар арасында безнең татар егетләре, татар кызлары да байтак. Минем бабам, синеке, аныкы... Сугыш афәте кагылмаган, сугыш ишек шакымаган капка, гаилә калды микән? Җиңү таңы безгә шуңа да кадерле... Инде бу хакта бүгенге яшьләребезгә дә аңлатасы, төшендерәсе, күңелләрендә горурлык хисләре уятасы килә. Бу проект – шул хакта. Мондый ядкарьләр, бәлки, сезнең гаиләләрдә дә сакланадыр. Юк икән, аларны шушы сайттан табып алырга мөмкин: https://pamyat-naroda.ru. Бабаларыгызга орден-медальләр ни өчен бирелде икән? Балалар, оныклар белән бергә утырып эзләп карагыз әле. Әлеге тарихи документларны үз күзләре белән күргәч, Җиңү сүзенә алар инде берничек тә битараф калалмас... Табышларыгызны безнең белән дә уртаклашыгыз. Хатларыгызны көтәбез.

Бабам – Зөфәр Әхмәт улы Мөхтәсипов укытучы һәм Бөек Ватан сугышы ветераны. Автобиографиясендә язганча, ул 1917 елда ТАССРның Әгерҗе районы Иж-Бәйки авылында туган. Ул бик авыр тормышта үскән, ләкин киләчәге кызыклы, төрле вакыйгаларга бай булган. Нәкъ Габдулла Тукай кебек кулдан-кулга күчеп, биш төрле гаиләдә тәрбияләнгән. 
Зөфәр бабай 1943 елның 7 гыйнварында сугышка китә. Эстония, Румыния, Венгрия, Австрия илләрен үтеп, Чехословакиягә кадәр барып җитә. Ленинград, Балтыйк буе, Украина фронтларында катнаша. Болар барысы да аның хәрби билетында, үзе ясаган картасында чагыла.

Сугыштан соң, демобилизацияләнеп, 1945 елның 7 октябрендә генә туган ягына – гаиләсе янына кайта. Әбием – тыл ветераны Заһирә белән биш бала тәрбияләп үстерәләр. Барысы да югары белемле, дәрәҗәле урыннарда хезмәт куя. Ә без – 10 онык һәм 13 оныкчык бабабызның батырлыгын, аның туган җире өчен көрәшкәнен Бөек җиңүнең 80 еллыгын каршылаган көннәрдә генә түгел, мәңге хәтерлибез! 

Бабамның фронттан килгән шигыре:
«Бәгърем Заһирә
Һәм улларым!
Белмимен мин,
Күпме соң без
Аерым яшәрбез?

Бәлки гомергә,
Тик сез миңа
Хатлар язарсыз.
Шик тотмыймын:
Яхшы теләкләрдә
Булырсыз.

Менә Сезгә
Фронт истәлегем
Сагынганда
Алып карарсыз.

                      Ленинград фронты, ноябрь, 1943.»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар