Логотип
Хәтер – мәңгелек

Шәфыйков Нурулла Шәфыйк улы

Бөек Җиңүгә миллионлаган гап-гади кешеләрнең каһарманлыгы бәрабәренә ирешә алдык. Алар арасында безнең татар егетләре, татар кызлары да байтак. Минем бабам, синеке, аныкы... Сугыш афәте кагылмаган, сугыш ишек шакымаган капка, гаилә калды микән? Җиңү таңы безгә шуңа да кадерле... Инде бу хакта бүгенге яшьләребезгә дә аңлатасы, төшендерәсе, күңел­ләрендә горурлык хисләре уятасы килә. Бу проект – шул хакта. Мондый ядкарьләр, бәлки, сезнең гаиләләрдә дә сакланадыр. Юк икән, аларны шушы сайттан табып алырга мөмкин: https://pamyat-naroda.ru. Бабаларыгызга орден-медальләр ни өчен бирелде икән? Балалар, оныклар белән бергә утырып эзләп карагыз әле. Әлеге тарихи документларны үз күзләре белән күргәч, Җиңү сүзенә алар инде берничек тә битараф калалмас... Табышларыгызны безнең белән дә уртаклашыгыз. Хатларыгызны көтәбез.

Бабам – Шәфыйков Нурулла Шәфыйк улы 1924 елның 2 сентябрендә Татар Чодроял авылында туа (ул хәзер Мари Иленең Морки районы составына керә). Бабамның балачагы һәм яшьлеге авыр елларга туры килә: илдә ач-лык котырына. Ул бары тик җиде генә сыйныф белем алып өлгерә. Аннары өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшли, ә 16 яшендә сугыш башлана…

Нурулла бабамны 1942 елның 17 августында хәрби хезмәткә алалар, аңа ул вакытта 17 яшь була. Фронтка ноябрьдә эләгә, сугыш юлы Сталинград тирәсеннән башлана һәм III Белоруссия фронты составында Берлинда тәмамлана. Белоруссиядә һәм Польшаның көнчыгыш районнарында һөҗүм операцияләрендә, Висланы кичүдә катнаша. 
Бабам батыр сугышчы булган. Хәтта Кызыл Йолдыз орденына да тәкъдим ителгән, әмма билгесез сәбәпләр аркасында ул аңа бирелми калган.
Икенче югары бүләк – «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. «Память народа» порталында бабамны югары бүләккә тәкъдим итү өчен взвод командиры язган характеристикага юлыктым.

Кыскача эчтәлеге шундыйрак: «Көнчыгыш Пруссиядә дошман оборонасын өзгән вакытта гвардия кызылармиячесе Шәфыйков үзен бары тик тәртипле, командирларның боерыкларын вакытында үтәүче итеп күрсәтте. Шәфыйков – төрле көтелмәгән куркыныч очракларда да үзен кулда тота белүче кыю сугышчы. Дивизия штабын саклаганда һәрвакыт яхшы каравыл хезмәте алып барды. Командирларның боерыкларын үтәүгә гаять намуслы мөнәсәбәте һәм шәхси тәртибе өчен Шәфыйковны хөкүмәт бүләге – Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләүне сорыйм».

Ул шулай ук II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Кенигсбергны алган өчен» медале, «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, Жуков медале һәм күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Сугыштан соң 1947 елда үз авылына кайтып төпләнә, өйләнә. Егерме елга якын колхозда бригадир булып эшли, биш ел аның рәисе булып тора. Хезмәт ветераны исеменә лаек була. Әбием Шәмсениса белән никахта алар биш бала үстерәләр. Чит төбәкләрдә яшәсәк тә, без – аның оныклары телне, гореф-гадәтләрне саклап, нәсел җепләребезне өзмичә матур итеп яшибез.

Бабам 2005 елда 81 яшендә вафат булды.

Ул вакытта аның 13 оныгы һәм 8 оныкчыгы булса, хәзер инде 28 оныкчыгы бар. Без еш кына ул төзегән нәсел оясына җыелабыз. Бер генә очрашу да аның турында истәлекләрсез узмый. Ул – безнең каһарман, безгә тыныч күк бүләк иткән кеше.

Ләйсән ВӘЛИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар