Логотип
Хәтер – мәңгелек

Гыймадиев Гарәфетдин Гыймадетдин улы

Бөек Җиңүгә миллионлаган гап-гади кешеләрнең каһарманлыгы бәрабәренә ирешә алдык. Алар арасында безнең татар егетләре, татар кызлары да байтак. Минем бабам, синеке, аныкы... Сугыш афәте кагылмаган, сугыш ишек шакымаган капка, гаилә калды микән? Җиңү таңы безгә шуңа да кадерле... Инде бу хакта бүгенге яшьләребезгә дә аңлатасы, төшендерәсе, күңелләрендә горурлык хисләре уятасы килә. Бу проект – шул хакта. Мондый ядкарьләр, бәлки, сезнең гаиләләрдә дә сакланадыр. Юк икән, аларны шушы сайтлардан табып алырга мөмкин: https://pamyatnaroda.ru, podvignaroda.ru. Бабаларыгызга орден-медальләр ни өчен бирелде икән? Балалар, оныклар белән бергә утырып эзләп карагыз әле. Әлеге тарихи документларны үз күзләре белән күргәч, Җиңү сүзенә алар инде берничек тә битараф калалмас... Табышларыгызны безнең белән дә уртаклашыгыз. Хатларыгызны көтәбез.

Минем бабам Гыймадиев Гарәфетдин Гыймадетдин улы 1922 елның 15 маенда Кукмара районының Туембаш авылында туа. 1940 ел-ның маенда армиягә алына. Сугышта – 1941 елның 10 сентябреннән 1942 елның июленә кадәр Көньяк-Көнбатыш фронтның 304 нче укчы дивизиясе, 807 нче укчы полкында взвод командиры ярдәмчесе. 1945 елның маена кадәр 10 нчы запас укчы дивизиянең 390 нчы запас укчы полкында рота командиры, капитан булып хезмәт итә. Мәскәү янындагы сугышларда катнаша. 1942 елның мартында башына пуля тиеп, шул ук елның маенда уң кулына кыйпылчык эләгеп яралана. Сугышның башыннан ахырына кадәр фронт юлларыннан узып, Рейхстагны алуда катнашкан кеше ул бабам. Сталинград сугышыннан Кенигсбергка хәтле барып җитә! 

 

Бабам бер төркем фронтовик дуслары белән Рейхстаг янында.

1945 елның 12 маенда бирелгән бүләкләү кәгазеннән: «Капитан Гыймадиев Гарәфи 1942 елдан полкта эшләү дәверендә берничә марш ротасы һәм командалар әзерләп, фронтка озатты. Ип. Гыймадиев ротасында хәрби әзерлек яхшы куелган, аның кул астында булган сугышчылар һәм сержантларның күрсәткечләре яхшы.

Үзе дә, подразделениесе дә дисциплинаны оста саклый. Офицерлар һәм сержантлар белән уңышлы җитәкчелек итә, кызылармеецларның сугышчанлык сыйфатлары югары дәрәҗәдә. Яхшы эш алып барганы һәм подразделениеләрне сыйфатлы итеп әзерләгәне өчен күп мәртәбәләр командованиенең рәхмәтенә лаек булды. Үзенең актив эшчәнлеге белән командование тарафыннан куелган, фронтка тулы әзерлекле пополнение булдыруга өлеш кертте».

Бабам сугыштан соң авылда колхоз рәисе, авыл советы председателе булып эшли. Мәктәптә балаларга хезмәт һәм физкультура дәресләре укыта. Соңрак төзелеш буенча бригадир була. Колхозны торгызуга зур өлеш кертә.

Әбием Каймә белән алты бала алып кайталар, бишесен үстереп, зур тормышка аяк бастыралар. Бабай 54 яшендә вафат булды. Унбер оныгы бар иде, хәзерге көндә уныбыз исән-сау.
Ветеран-бабам бик күп орден-медальләр белән бүләкләнә. Кызыл Йолдыз ордены әле дә саклана. Бабабызның батырлыклары турында без дә балаларыбызга сөйлибез. Аны мәңге онытмабыз.

Венера СӘЛАХЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар