Логотип
Камыр ашлары

Әстерхан чикләвеге һәм кабактан «Чуду»

Кабактан тәмле-тәмле ризык әзерләүне дәвам итәбез. Чираттагы «Чуду» ризыгы дагстан кухнясыннан – кабак белән әстерхан чикләвегеннән. Карап торышка гади генә – камыр да басасы юк, әзер ләвәшне сатып кына аласы. Бик тә үзенчәлекле бу ризык һәркайсыбызның күңеленә хуш килер.
 

Кирәк:

(10 данә өчен)

* диаметры 20 см булган көрпәле юка 10 ләвәш;
* 300 г чистартылган кабак;
* 1 баш суган;
* 100 г чистартылган әстерхан чикләвеге;
* 100 г атланмай;
* тоз, төелгән кара борыч.
 

Эш барышы:

1. Әстерхан чикләвеген чистартып, өстенә кайнар су агызабыз да 1 сәгатькә куеп торабыз. Бу вакыт эчендә чикләвекнең әчесе, карасы чыгып бетәчәк һәм ул су белән туеначак. Чикләвек тә бик тәмле булачак.


2. Кабакны кабыгыннан, орлыкларыннан чистартып, кисәкләргә турыйбыз. Өстенә кайнар су агызып, капкач белән томалап, йомшаганчы әзрәк пешереп алабыз.


3. Әзер кабак янына атланмайда (50 г майда) кыздырылган чикләвекне өстибез, суган, тоз, борычны да шунда ук кушабыз да блендер белән ботка хәленә килгәнче издерәбез.


4. Ләвәшнең бер яртысына кабак эчлеген ягып, ләвәшнең икенче яртысы белән каплыйбыз.


5. Атланмайның калган 50 граммы белән, майны табага әз генә тидереп, алтынсу төскә кергәнче ләвәшләрнең ике ягын да кыздырабыз. Капкач белән томаламыйбыз.
 

6. Әзер ләвәшләрне берсе өстенә берсен өеп куябыз да дүртәр өлеш итеп турап, кайнар килеш табынга чыгарабыз.


Тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар