Логотип
Камыр ашлары

​Шулпалы каз бәлеше

Шулпалы каз бәлешен, гадәттә, төче камырдан ясыйлар. Әче камырдан шулпасы агып чыгарга мөмкин.
Савытка йомырка сыталар да тоз сибеп, сөт өсте, май һәм су салып болгаталар. Шуннан соң камыр басалар. Камырның дүрттән бер өлешен калдырып, зуррак кисәген куна тактасында 4-5 мм калынлыгында түгәрәкләп җәяләр. (Камыр кул яссуы табадан артып торырга тиеш.) Камырны майлаган табага җәеп салгач, кырыена тиеп өзелмәсен өчен, таба тирәсенә тастымал урарга да ярый.

Бәлешкә дигән каз итен яхшылап юып, 25-30 граммлы кисәкләргә бүлгәләп турыйлар. Итне сөягеннән аерырга кирәкми. Эре итеп тураган бәрәңге, суган өстиләр, тоз һәм борыч сибәләр. Бәлеш эченә каз ите белән бәрәңгене катлам-катлам салырга мөмкин. Әзер бәлеш эчен табага җәйгән камырга өеп салалар да камырның кырыен күтәреп бөрәләр. Шуннан соң капкач өчен калдырылган камырны җәеп, бәлеш өстенә каплыйлар, читен чеметеп ябыштыралар. Бәлешнең өстенә тишек тишеп, камырдан бөке ясап куялар.

Инде өстен майлап, мичкә яки ду­ховкага да куярга була.
Каз бәлеше 2—2,5 сәгать чамасы пешә. Пешеп җитәргә ярты сәгать калгач, эченә каз шулпасы салып, кабат мичкә куела. 30 минуттан бәлеш әзер! Бәлешне табынга чыгарыр алдыннан эченә тагын кайнар шулпа салалар. Башта өстен кисеп өләшәләр, аннары эчен, кырыйларын бүлеп салалар, иң ахырдан төбен кисәләр.
Бер бәлешкә 1,3 кг төче камыр,
1,5 – 2 кг каз ите,
1,5 – 2 кг бәрәңге,
200 г суган,
400—500 г каз шулпасы,
тоз,
борыч кирәк.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар