Камыр ашлары
Пицца
Кирәк:
Камыр (бер таба өчен):
* 1 йомырка;
* 0,5 стакан җылы су;
* 0,5 чәй калагы коры чүпрә;
* 1 чәй калагы шикәр комы;
* 1 чәй калагы тоз;
* 2 аш кашыгы көнбагыш мае;
* 2 стакан он.
Эчлек:
* 1 аш кашыгы майонез;
* 1 аш кашыгы томат пастасы (кетчуп);
* 1 помидор;
* 150 г казылык (колбаса варено-копченая);
* 2-3 уртача зурлыктагы тозлы кыяр;
* 1 баш суган;
* 100 г пәннер (сыр)
Эш барышы:
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Камырны басып, жылы урынга куябыз. Шул арада, эчлеккә дигән әйберләрне әзерләп куябыз.
Табаны майлап камырны җәябез, аның өстенә майонез белән томат пастасын бергә кушып, юка итеп сылыйбыз, аннан казылык, суган, тозлы кыяр, помидор турыйбыз (татлы борыч, гөмбә белән дә пешерсәгез була).
Сыр уып, камырның кырыйларын матурлап 40 минуткан мичкә пешәргә куябыз.
Тәмле булсын.
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк