Логотип
Камыр ашлары

Осетин тәбикмәге

Бу ризык осетин халкының милли ашы. Ул өч стихия – кояш, су һәм җирне символлаштыра.

Камыр өчен:

* 50 г маргарин;
* 50 г үсемлек мае;
* ярты стакан җылымса су;
* бер стакан җылымса сөт;
* бер йомырка;
* 10 г кипкән чүпрә (яки капның 1/4 өлеш башлы чүпрә);
* бер аш кашыгы каймак;
* бер аш кашыгы шикәр комы;
* бер чәй кашыгы тоз;
* чама белән он.

Камырны басабыз һәм бер сәгать кабартабыз.

 

Эчлек өчен:

* 1 кг бәрәңге;
* 200 г адыгей яки голланд сыры (сыр урынына эремчек тә салып була);
* 50 г акмай;
* ике-өч аш кашыгы каймак.
 

Эш барышы:

Бәрәңгене тозлы суда пешереп, төябез. Сырны эре угычта уабыз һәм бәрәңгегә салып болгатабыз. Каймак, акмай өстибез һәм болгатып, беразга суынырга калдырабыз.

1. Камырны өч тигез өлешкә бүләбез. Куна тактасына он сибеп, камырның бер өлешен салып җәябез.






2. Камыр уртасына 4-5 кашык эчлек салабыз һәм, кырыйларын күтәрә-күтәрә «капчык авызы» ясыйбыз.






3. Очында артып калган камырны кисеп алабыз.




4. Хасил булган «капчык авызы»н башта кул белән рәтлибез, аннары уклау белән җәябез.




5. Майланган табага салып, 180-200 градуска кадәр җылытылган мичтә 20 минут тирәсе пешерәбез.




6. Өч өлешен дә шулай итеп пешерәбез, ике ягын да ак май белән майлап, зур тәлинкәгә берсе өстенә берсен тезә барабыз. 



Әзер булган осетин кыстыбыеның өч каты да бергә киселә.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар