Наида Дагстанда туып-үскән кыз. Үзе тәмле, үзе витаминлы бу ризыкны анда бик яратып пешерәләр икән. Дагстанча кыстыбый пешерү серләрен Наида безгә дә өйрәтте.
Кирәк:
* 1 кг чамасы яшь кычыткан;
* 0,5 кг кыяклы суган;
* 300 г фарш;
* 3-4 башлы суган.
Камыр өчен:
* 200 мл кайнаган салкын су;
* он;
* кыстыбыйны майлар өчен атланмай.
Эш барышы:
Кычытканны һәм кыяклы суганны салкын суда юып пешекләргә һәм вак кына итеп турарга; итне башлы суган белән иттарткычтан чыгарырга һәм табага бераз сыек май салып, кыздырып алырга.
Кычыткан белән яшел суганны иткә кушып болгатырга, тәменчә тоз, борыч сибәргә.
Катырак кына итеп кыстыбый камыры басарга һәм бик юка итеп түгәрәкләп җәяргә, җәемнәрнең ярты ягына эчлекне салып, калган яртысы белән капларга һәм чит-читен чеметкәләп, кызган майсыз табада ике ягын да әйләндереп пешерергә.
Әзер кыстыбыйларны эреткән атланмай белән майлап, табынга кайнар килеш бирергә, янына катык куярга мөмкин.
Комментарийлар
0
0
Бик зур рәхмәт. Мин шул умачлы кычыткан ашыннан, йомыркалы салаттан башка кычытканны кулланмый идем. Тизрәк кычыткан чыкканын көтәм.
0
0