Логотип
Камыр ашлары

Калын коймак (оладья)

Кирәк:

* 450-500 мл оеган сөт (кефир);
* 3 йомырка;
* 1 аш кашыгы шикәр комы (баллырак теләсәгез 3-4 аш кашыгы салырга була);
* 1 чәй кашыгы тоз;
* 1 чәй кашыгы сода;
* 1,5 стакан он
 

Эш барышы:

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Йомырка белән шикәр комын күпертәбез, тоз һәм оеган сөт (кефир) кушабыз, мин үз Татарстаныбызда җитештерелгән Зеленодольскның 3,2 %лы "Васькино счастье"сын алдым.

Сода салабыз, уксус белән яндырырга кирәкми, әчетелгән сөт (кисломолочный продукт) белән дә уксуссыз яхшы реакциягә керә. Әз-әзләп иләнгән он салырга, сыеграк булса онны өстәсәгездә була. Әйбәтләп болгатабыз, төерләре калмаслык итеп.

Камыр әзер булуга пешерәбез, камыр озак торса юка коймаклар булачак. Сөт белән дә пешерергә була, тик юка килеп чыгачак.

Алдан кызулаткан майлы табада пешерәбез.

Әзер коймакларны сыер мае белән дә майларга була, без каймак (сметана) белән балны бергә болгатып, коймакка ягып ашыйбыз яки варенья белән.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар