Логотип
Камыр ашлары

Юка

Җәйләрен Кайыбыч районы Кайбыч авылында үскән Алексей Чернов өчен юка тәме балачактан таныш. Гомере буе татарлар арасында яшәп, телне генә түгел, милли ашларны да өйрәнгән Татьяна әбисе гел пешерә торган булган аны. Юка – Кайбыч халкының «визит карточкасы» бит ул.

Алексей үзе дә татарча менә дигән итеп сөйләшә һәм бүген – Казандагы атаклы бренд-шефларның берсе буларак, борынгы рецептларга таянып, татар милли ашларына заманча бизәлеш, яңа төсмер бирү һәм дөнья югарылыгына күтәрү өчен бик көч куя. 

Җәмәгать туклану өлкәсендә 18 яшеннән ул. Казандагы 26 нчы училищены 4 нче разрядлы повар-кондитер дипломы белән тәмамлаган егет иң зур тәҗрибәне «Майский» агро-комбинатының ашханәсендә ала. 2009 елдан – су-шеф, 2013 елдан – шеф-повар, 2015 елдан – бренд-шеф була «Ривьера» ресторанын ачуда һәм «Татар» проектын тормышка ашыруда катнаша. Бүген исә «Күңел» ресторанында бренд-шеф. Ул әле дә бик күп өйрәнә, төрле экспериментлар ясый. Сүз уңаеннан, Юныс Әхмәтҗанов исемендәге яшь поварлар конкурсын оештыручы һәм аның жюри әгъзасы да.
«Ресторанга меню әзерләгәндә компания җитәкчесе Солтан Сафин белән чит төбәкләрдәге татар авылларында булып, өлкән апалаларыбызда сакланып калган рецептларны җыйдык, – дип, Алексей үзләренең кызыклы эскпедиция тарихын да сөйләп алды. –  Солтан Самара өлкәсенең Камышлы авылыннан. Анда да булдык. Юканы аларда да пешерәләр икән, исеме генә башка –  «ак җәймә» дип атала. Уйладык та, Италия кухнясы манерында, аны помидор һәм сыр белән баетырга булдык. Юканың тәме бөтенләй көтелмәгәнчә ачылды. Ә иң мөһиме: барлык ризыкларны да үзебездә үскәнне, үзебезнең фермерлар җитештергәнне кулланабыз. Алай тагын да тәмлерәк килеп чыга». 

Кирәк
Камыр өчен:
1,7 кг он
750 г авыл каймагы
280 г атланмай (82,5 процентлысы)
3 йомырка
1 аш кашыгы өймичә генә шикәр комы
1 чәй кашыгы тоз
9 г чи чүпрә
чәй кашыгы очында гына аш содасы

Соус өчен:
200 г үсемлек мае
20 г лимон суы (кызгылт-сары үзбәк лимоны)
20 г соя соусы (барысын бергә блендер белән болгатып, куертабыз)

итләч помидорлар
бәлзәмле крем (бальзамический крем)
пармезан сыры
юкаларны майлар өчен эретелгән атланмай
каймак
төелгән киндер орлыгы

Эш барышы
Тирән савытка йомырка сытып, чүпрәне, шикәр белән тозны, авыл каймагын һәм эретелгән атланмайны салып, чәнечке белән яхшылап туглыйбыз, һәм 5 минутка калдырып торабыз.

Алдан ук помидорлардан салат әзерләп куябыз. Помидорларны вак шакмаклап турап, тоз һәм борыч сибәбез. Блендер белән куерткан соусны һәм бәлзәмле кремны салып болгатабыз. 

Соданы он белән катнаштырабыз. Каймак белән тугланган йомыркага аз-азлап он куша барып, камыр басабыз. Камырны җылы урында күпертәбез. 

Күпереп менгәннән соң, камырны 100 граммлы түгәрәкләргә бүлеп, диаметры 16 см булган җәемнәргә җәябез. 

Һәр җәемне коры табага салып, 220 градуслы мичтә 6–10 минут пешерәбез. Пешеп чыккач, эретелгән атланмай белән ике ягын да майлыйбыз. 

Юканы кайнар килеш дүрт өлешкә бүлеп, өстенә мул итеп каймак ягабыз. 

Каймак өстенә помидордан ясаган салатны тигезләп бүләбез. Бер юкага 100 грамм чамасы помидор кирәк. 

Помидор өстеннән вак угычтан уган пармезан сыры һәм төелгән киндер орлыгы сибәбез. Пармезан урынына башка каты сыр да кулланырга мөмкин.

Юка әзер. Ашларыгыз тәмле булсын!

Теги: милли ризык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар