Логотип
Икенче ашлар

Желелы тавык рулеты

Рулет өчен: 
* сөягеннән аерылган 600 г тавык боты яки түше;
* 1 чәй кашыгы аджика;
* 30 г желатин;
* 2 теш сарымсак.

Тавыкны турыйбыз. Өстенә аджика, желатин, тоз, борыч, вак итеп туралган сарымсак салып болгатабыз һәм сок яки сөттән бушаган кәгазь тартмага тутырабыз. Тартманың авызын ябып куябыз.

Тирән савытка су салабыз да утка куябыз. Тавыклы тартманы савыт эченә утыртабыз. Су кайнап чыккач, талгын утта 1 сәгать чамасы пешерәбез. Аннары тартманы бераз суытабыз да, 3-4 сәгатькә суыткычка куеп торабыз. 

Соңыннан тартманы җайлап кына кисәбез һәм килеп чыккан рулетны телемнәргә бүлеп, өстәлгә яшелчәләр белән бизәп куябыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Здорово! В коробке из под сока?! Обязательно попробую приготовить!

    • аватар Без имени

      0

      0

      рэхмэт бииик зур-пешерэм

      • аватар Без имени

        0

        0

        Брк тэмлегэ охшап тора тиз арада пешерэсе булыр АЛЛАh боерса

        • аватар Без имени

          0

          0

          тоз салмыйлар ахры

          Хәзер укыйлар