Логотип
Икенче ашлар

Тутырылган күркә боты

Ноябрь – өмәләр чоры. Борынгыдын килгән йола буенча, симез казларны суеп, каклап, тозлап, мамык мендәрләр тутырып, бәрәкәтенә сөенеп йөри торган ай ул. Хәзер күпләр, каз-үрдәк белән генә чикләнмичә, күркәләр дә үстерә. Туклыклы, диетик күркә итен төрле сыйларда кулланырга була. Рубриканың ноябрь кунагы – Венера АРСЛАНОВА. Уңган хуҗабикәдән тутырылган күркә боты пешерергә өйрәнәбез.

Ноябрь – өмәләр чоры. Борынгыдын килгән йола буенча, симез казларны суеп, каклап, тозлап, мамык мендәрләр тутырып, бәрәкәтенә сөенеп йөри торган ай ул. Хәзер күпләр, каз-үрдәк белән генә чикләнмичә, күркәләр дә үстерә. Туклыклы, диетик күркә итен төрле сыйларда кулланырга була. Рубриканың ноябрь кунагы – Венера АРСЛАНОВА. Кечкенәдән аш бүлмәсендә бөтерелергә яраткан ул. Әнисе дә пешерү буенча чын оста, төрледән-төрле ризык-лар әзерләргә аннан өйрәнгән Венера. Күңеле тарткан эштән читләшеп, мәктәптән соң сату өлкәсенә кереп киткән, бухгалтер белгечлеге алган. Ләкин барыбер яңадан аш-суга әйләнеп кайткан. Бүген Венера ханым – ике җиткән егетнең әнисе, оста пешекче. Балалар бакчасында эшли, бәлешләр пешерә, төрле ярымфабрикатлар әзерли, банкетларда хезмәт күрсәтә. «Менә шундый кеше инде мин – кешеләргә юк дип әйтә алмыйм», – ди ул үзе турында. Серен үзебез дә белдек: чисталык, җитезлек Венераның һәр хәрәкәтендә сизелеп тора. Уңган хуҗабикәдән тутырылган күркә боты пешерергә өйрәнәбез.


Кирәк: 

  • 1 күркә боты;
  • 200 г шампиньон;
  • 100 г суган;
  • 1 теш сарымсак;
  • 50 г үсемлек мае;
  • 50 г атланмай;
  • 1 йомырка;
  • тәменчә тоз, борыч.

Эш барышы:

  • Күркә ботының тиресен, итеннән аерып, аска таба салдырабыз. Ботның аскы өлешендәге сөякне, 2 см калдырып, кисеп алабыз. Шул сөяккә ябышкан тиредән капчык ясала.
  • Итне сөягеннән аерып, эре шакмаклап турыйбыз, иттарткычтан чыгарабыз.
  • Табага атланмай белән үсемлек мае салып, ваклап туралган суганны шунда кыздырабыз.
  • Шампиньоннарны шакмаклап турыйбыз да, суган янына кушып, бергә кыздырабыз.
  • Ит янына кыздырылган суган, гөмбә, угычтан уылган сарымсак салабыз, тоз, борыч сибәбез. Шул массага 1 йомырка өстәп, әйбәтләп туглыйбыз.
  • Әзер капчыкларга эчлекне тыгызлап тутырабыз. Башын конверт сыман бөкләп, табага салабыз. Ачылып китмәсен өчен, таякчык белән эләктереп куярга да мөмкин.
  •  Тутырылган ботка аджика һәм майонез кушылмасы сөртеп, 180 градуслы мичтә 30 минут пешерәбез.

 

Видео: Анна Арахамия

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар