Камыр әзерләү өчен 3 йомырка, 3 аш чүмече су, 3 аш кашыгы көнбагыш мае, 2 чөгендер, 3-4 кишер, 500 гр шпинат, 6 стакан он, тоз кирәк була.
Фарш өчен 300 гр ит, 2 баш суган, тоз, борыч кулланабыз.
Әзерләү тәртибе:
Чөгендерне юып пешерергә, шпинат өстенә бераз кайнар су салып, блендер аша пюре ясарга, иләк аша согын уздырырга.
Кишер белән пешкән чөгендерне аерым йә сок сыккыч аша, яки угычтан уып, согын чыгарырга һәм иләк аша уздырырга.
Безнең 3 төрле сок әзер. Аларны аерым 3 савытка салып, һәрберсенә 1 йомырка, 1 аш чүмече су, 1 аш кашыгы көнбагыш мае, тоз кушып болгатырга, күпме камыр оны керә ала, шулкадәр салырга. Сузылма 3 төрле камыр булып чыгарга тиеш.
Аннары пакетка салып, суыткычка куеп торабыз.
Фарш ясаганда ит белән суганны иттарткычтан чыгарабыз, тоз-борыч сибеп, яхшылап болгатабыз.
Камырларны җәеп, түгәрәк формалар ясыйбыз. Һәр түгәрәккә фарш салып, пилмән бөгәбез.
Төрле төстәге пилмәннәр әзер!
Шул рецепт буенча төсле манты да пешереп була.
Төсле пилмәннәрегез тәмле булсын!
Тулырак мәгълүмат сылтама буенча:
http://vk.com/club101898287
Комментарий юк