Мусака — греклар яратып әзерли торган ризык. Хәер, ул инде күптән грекларныкы гына булудан туктаган. Аны дөньяның барлык төбәгендә дә үз итәләр. Рецептын һәркем үзенчә үзгәртсә дә, нигезе бер үк кала — ит белән баклажан.
Кирәк:
* 600 г баклажан;
* 600 г тарткан ит;
* 600 г бәрәңге;
* 400 г помидор;
* бер баш суган;
* 80 мл үсемлек мае;
* тоз, яшел тәмләткечләр.
* ярты литр сөт;
* 50 г атланмай;
* 40 г он;
* бер чеметем төелгән мускат чикләвеге;
* тоз.
Без исә соус урынына уылган сыр кулландык.
Баклажаннарны 1 см калынлыгында тәгәрмәчләп турап, бераз гына зәйтүн мае сибеп, 30 минутка уртача кызулыктагы мичкә куябыз.
Суганны ваклап турап, кыздырып алабыз. Шуңа тарткан итне салып, кыздырабыз һәм аз гына шулпа өстәп, бераз томалап пешерәбез.
Кабыгы салдырылган помидорларны шакмаклап турап ит янына салабыз һәм янә 20 минутлап пешерәбез. (Пычак очы белән кискәләп, кайнар суга тыгып алсаң, помидорның кабыгын салдыруы уңай.) Тоз, яшел тәмләткечләр өстәп, табаны уттан алабыз. Әгәр шулпасы ачырак тоелса, аз гына шикәр өстәргә була.
Бәрәңгене юка итеп тәгәрмәчләп турыйбыз һәм тоз сибеп, яртылаш әзер булганчы кыздырабыз.
Форманың төбенә иң элек бәрәңге, аның өстенә итне, аннан соң баклажанны тезеп чыгабыз. Теләгән кеше болар өстенә «Бешамель» соусы койсын, без исә уган сыр салабыз.
Мусаканы 30-40 минутка уртача кызулыктагы мичкә тыгып алабыз.
Онны аз гына майда кыздырып, өстенә азлап-азлап кына салкын сөт агызабыз. Соусны гел болгатып торып, куерганчы утта тотабыз. Тоз һәм мускат чикләвеге өстибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк