Ташкабактан — «торт»

Эльмира ИСМӘГЫЙЛЕВА — «Вести—Татарстан» телеканалының корреспонденты. Татарстан яңалыклары белән бөтен Россияне таныштырып баручы Эльмираның әзерләгән тәмле сый-ризыклары белән «Сөембикә» журналының «Хуҗабикә» рубрикасында күренгәне бар инде. Бу юлы ул безне ташкабактан «торт» әзерләргә өйрәтә.
* уртача зурлыктагы 2 ташкабак;
* 3 помидор;
* 2 тырнак сарымсак;
* 2 йомырка;
* 2-3 зәйтүн җимеше;
* 4 аш кашыгы он;
* 200 г сыр;
* 50 г үсемлек мае;
* 2 аш кашыгы майонез;
* тоз-борыч.
Ташкабакның кабыгын әрчеп, эре угычтан уабыз. Шуңа 2 йомырка сытып, тәменчә тоз белән борыч сибәбез. Он салып, кашык белән әйбәтләп туглыйбыз.

Үсемлек мае тамызылган табага 2 аш кашыгы ташкабак измәсен салып, кашык белән тигезлибез.

Зур гына коймак килеп чыгарга тиеш. Коймакның ике ягын да алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Без шундый 6 коймак кыздырдык.
Майонезга вак угычтан уган сыр белән сарымсакны кушып туглыйбыз. Помидорларны исә юка гына итеп тәгәрмәчләп турыйбыз.

Зур тәлинкәгә бер коймакны салып, өстенә сарымсаклы майонез ягабыз, помидор телемнәрен тезәбез. Помидор өстенә икенче коймакны куеп, шул ук эзлеклелектә сарымсаклы майонез ягабыз, помидор тезәбез. Шул рәвешле өсте-өстенә биш коймакны да катлам-катлам итеп тезә барабыз.

Алтынчы коймак өстенә майонез белән тугланган сыр яккач, помидор телемнәрен тезәбез һәм...

өстеннән тәгәрмәчләп туралган кара зәйтүн җимешләре белән бизибез.

«Торт»ны кайнар килеш тә, салкын килеш тә ашарга мөмкин.
«Сөембикә», № 7, 2010.
Кирәк:
* уртача зурлыктагы 2 ташкабак;* 3 помидор;
* 2 тырнак сарымсак;
* 2 йомырка;
* 2-3 зәйтүн җимеше;
* 4 аш кашыгы он;
* 200 г сыр;
* 50 г үсемлек мае;
* 2 аш кашыгы майонез;
* тоз-борыч.

Эш барышы:
Ташкабакның кабыгын әрчеп, эре угычтан уабыз. Шуңа 2 йомырка сытып, тәменчә тоз белән борыч сибәбез. Он салып, кашык белән әйбәтләп туглыйбыз.

Үсемлек мае тамызылган табага 2 аш кашыгы ташкабак измәсен салып, кашык белән тигезлибез.

Зур гына коймак килеп чыгарга тиеш. Коймакның ике ягын да алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Без шундый 6 коймак кыздырдык.
Майонезга вак угычтан уган сыр белән сарымсакны кушып туглыйбыз. Помидорларны исә юка гына итеп тәгәрмәчләп турыйбыз.

Зур тәлинкәгә бер коймакны салып, өстенә сарымсаклы майонез ягабыз, помидор телемнәрен тезәбез. Помидор өстенә икенче коймакны куеп, шул ук эзлеклелектә сарымсаклы майонез ягабыз, помидор тезәбез. Шул рәвешле өсте-өстенә биш коймакны да катлам-катлам итеп тезә барабыз.

Алтынчы коймак өстенә майонез белән тугланган сыр яккач, помидор телемнәрен тезәбез һәм...

өстеннән тәгәрмәчләп туралган кара зәйтүн җимешләре белән бизибез.

«Торт»ны кайнар килеш тә, салкын килеш тә ашарга мөмкин.
«Сөембикә», № 7, 2010.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Кабатланган язмыш Язмышлар да, кайгы да кабатлана икән. Бер бәхетсез, гел бәхетсез дип, тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән.
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
Соңгы комментарийлар
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
15 март 2023 - 13:47Без имениГөлнара,барлык язмаларыгыз,төпле фикерләрегез ,мәгънәле,эчтәлекле иҗатыгызга бик зур рәхмәт!Кайсы сферада эшләвегезгә карамастан җиренә җиткереп эшлисез,без Сезнең белән горурланабыз,эшегездә иҗади уңышлар гына юлдаш булсын!Без Аксубайлылар,ак төбәктән,без булдырабыз!!!«Ватаным Татарстан» аңлата
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.